Сызрань-Саратов-Волгоград юлында «Ниссан» һәм «Лада Калина» бәрелешкән. Ике машинада да нәни балалары белән гаиләләр барган. Авариядә балалар да һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бер олы кеше һәм ике бала урында ук үлгән. Дүрт кешене хастаханәгә озатканнар. Шулардан бер хатын табиблар кулында җан биргән.
Әлеге һәлакәттә Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе кешеләр булган. Ике машинада да нәни балалары белән гаиләләр барган.
РЕН ТВ каналы фаҗига урыныннан видео күрсәтте. Кадрлардан күренгәнчә, машиналардан металл өеме генә калган.
Фото: видеодан скриншот