Данир Сабиров Илсөя Бәдретдинова белән ресторанга бара [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Күптән түгел Данир Сабировның Инстаграмында кызыклы фотолар пәйда булды дип язган идек. Беренчесендә Данирның Илсөя Бәдретдинованы биленнән тотуы һәм моны хатыны Миләүшәнең күреп алуы төшерелсә, икенче сурәттә Илсөя белән Миләүшәнең ни турындадыр кызып-кызып сөйләшүен чамаларга мөмкин.

Күбесе бу фотоларның “постановочный” булуын билгеләп үтте.

Соңрак Данир Сабиров битендә тагын бер фото пәйда булды. Хатыны Миләүшә Данирдан үч алырга уйлаганмы, белмәссең. Фотода Миләүшә белән аранжировкалар остасы Марат Мухин. Ул җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның ире дә. “Хотя бы шәрә йөрмәсәгез инде балакайларым…” дип яза фото астына Данир Сабиров.

Тагын бер яңалык: бүген Данир Сабиров белән Илсөя Бәдретдинова ресторанга барганнар. «Бигрәк матур итеп каршы алалар инде монда. Иң кадерле кунакларын көткән кебек… Сыйланып чыгар өчен генә барам бугай инде мин. Ит яратам бит. Ә бу итле ресторан» дип яза фотолар астына Илсөя Бәдретдинова.

Ә Данир Сабиров рестораннан фотолар куймаган, Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән ханым белән таганда атынуларын төшереп видео урнаштырган.

Бәйле