28 июль Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында Ришат Төхвәтуллин “Җәйге очрашулар” исемле бәйрәм оештырды. Бу бәйрәмне җырчы 7 ел элек үзенең авылында мәчетне төзеп бетерү өчен акча җыю максатыннан үткәрә башлаган иде.

3 ел дәвамында, мәчет төзелеше тәмамланып, эшли башлагач та, хәйрия чаралары үткәрү туктатылмады. Үзган ел бер авыру балага һәм балалар бакчасын төзекләндерүгә акча бирелде. Быел да хәйрия концертында җыелган акчалар изге эшкә тотыла.

Әлеге кичтә Ришатның иҗатташ дусларыннан Филүс Каһиров катнашты. Әлбәттә, җырчының төркем артистлары һәм Алия Карачурина чыгыш ясады.

Сюрпризлар моның белән генә бетми: интернеттагы язмалардан аңлашылганча, Карамалы-Гобәйдә Ришат Төхвәтуллин белән бергә Гүзәл Уразова да җырлаган. Бәйрәмгә 10 меңнән артык кеше җыелган.

Интернетчылар концерттан фото һәм видеолар белән уртаклаша:

#ришаттухватуллин #карамалыгубеево

Публикация от Liliya_ilmir & → (@lilyailmir2011)

Бәйле