Фирдүс Тямаев «юләрләр»гә бүләкләр өләшә [видео] 

-- Лэйсирэ

Җырчы Фирдүс Тямаев Инстаграмда юләрләнү флешмобы игълан итә. «Син жулэр мин жулэр» дигән хештег астында артист беренче ике видео урнаштырган. Беренче роликтагы машина яныннан биеп баручы герой үзенең кем икәнлеген әйтмәскә кушкан булса, икенче роликтагы «юләрләнүчеләр» Искәндәр Гайсин һәм Лилия Гарифҗанова исемле.

Аңарчы җырчы үзенең инстаграмында: «Дусларыгыз белән «Син җүләр, мин җүләр» җырына биеп флешмоб ясап җибәрегез, сезнең видеоны инстаграм челтәренә куябыз, беренче урынга бейсболкалар һәм футболкалар бүләк итәбез. Иң мөһиме, сезнең кызыклы хәрәкәтләрегезне безнең биючеләр концертта кулланачак» дигән пост элгән иде.

Хормэтле дуслар!!! Дусларыгыз белэн «Син жулэр мин жулэр» жырына биеп флешмоб ясап жибэрегез , кем беренче урын ала сезнен видеоны инс челтэренэ куябыз , беренче урынга бейсболкалар хэм футболкалар булэк итэбез???? из мохиме сезнен кызыклы хэрэкэтлэрегезне безнен биючелэр концертта кулланачаклар ???старт????#тямаев #фирдустямаев #безнентямай #фирдустямаев??? #тямаевприколы #синжулэрминжулэрфлешмоб

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustamaev_official)

Ике видеоязманы да бер көн эчендә 50 меңләп кеше караган. Комментаийларның төрлесе бар: берәүләр өч тиенлек дөньяда көлеп, елмаеп яшәргә кирәк дисә, икенчеләре бу юләрлек түгел, хайванлык дип ачулана.

«Фирдүс молодец!!! Яшен дә, картын да үзенә тартып тора. Флешмобта катнашучыларга афәрин. Бик тә правильныйларга — карамаска, тыңламаска тәкъдим итәм» дип яза арада берсе.

Бәйле