Бүген телевизордан Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһапов гаиләсен күрсәтәләр

-- Лэйсирэ

«Адәм белән Һава» тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова Инстаграмында эстраданың популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова белән мәрхүм продюсер, журналист Илфак Шиһаповның гаиләсенә багышланган тапшыру буласын хәбәр итә.

Моннан берничә ел элек бик авырдан аерылышкан һәм бу тема тирәсендә үзләренә карата бик күп сүзләр ишетергә мәҗбүр булган татар-шоу-бизнесының әлеге пары, аларның исемнәре тирәсендә шау-шу бүген дә тынып тормый. Моннан 10 елдан артык элек төшерелгән архив тапшыруын телевизордан карап булачак.

Бүген 15.30тә «ТНВ — Яңа гасыр» телеканалында «Адәм белән Һава» тапшыруы  кабатлап күрсәтелә. Ләйлә Дәүләтова тамашачыларга: «Фикерләрегезне көтеп калам» дип мөрәҗәгать итә.

Бәйле