31 июль Чаллының 61нче комплексында фаҗига була. “Алан” базары янындагы ташландык төзелеп бетмәгән бина өстеннән мәктәп укучысы егылып төшә. Фаҗига турында “Челнинские известия” газетасы яза.
Беренче фаразлар буенча, 15 яшьлек кыз икенче каттан егылган. Аны аңсыз хәлдә һәм төрле җәрәхәтләр белән реанимациягә озатканнар.
Бала комада диелә әлеге хәбәрдә.
Фото: pixabay.com