Татарстанда әбиләр дә, бәбиләр дә бии: сәбәбе кызыклы [видео]

-- Лэйсирэ

Җырчы Фирдүс Тямаев Инстаграмда юләрләнү флешмобы игълан иткән иде. “Дусларыгыз белән «Син җүләр, мин җүләр» җырына биеп флешмоб ясап җибәрегез, сезнең видеоны инстаграм челтәренә куябыз, беренче урынга бейсболкалар һәм футболкалар бүләк итәбез. Иң мөһиме, сезнең кызыклы хәрәкәтләрегезне безнең биючеләр концертта кулланачак” дип язды ул. 

Видеоязмалар бик күп килә : аларны бер көн эчендә 50-60 меңләп кеше карап бара. Комментарийларның төрлесе бар: берәүләр өч тиенлек дөньяда көлеп, елмаеп яшәргә кирәк дисә, икенчеләре бу юләрлек түгел, хайванлык дип ачулана.

Флешмобка әбиләр дә, бәбиләр дә кушылган. Әлеге видео шуңа дәлил:

Бәйле