Фирзәр Мортазин Татарстанның Мәдәният министрлыгына гаепләү белдерә: «Бардак!»

-- Лэйсирэ

Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 30нчы юбилей сезоны концертлары башланып китте. “Татар-информ” хәбәрчесе аның концерты вакытында сәхнә артында Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин белән бүгенге эстрада, дуслык, гаиләсе турында әңгәмә корды.

Фирзәр Мортазинны сәхнә артында үзенең чыгышын көтеп йөргән вакытта тотып алдым. “Беренче бүлектән соң гына җырларга чыгам, шуңа күрә матур итеп киенеп куймаган идем. Фотосурәткә төшермәссез инде”, — диде ул. Ләкин сорауларыма җавап бирүдән баш тартмады.

“Салаватның да, минем дә көндәшләр җитәрлек”

— Фирзәр абый, Салават Зәкиевич белән озак еллар бергә эшлисез. Җырчы белән сезнең арадагы дуслыкның сере нәрсәдә?

— Салават белән дуслыгыбыз озак еллар дәвам итә. Безнең дуслык, барлык киртәләр белән сыналган. Танышуыбызны бик яхшы хәтерлим, 1990 еллар иде ул. Беренче күрешүдә үк дуслаштык, тиз арада уртак тел таптык. Мин аңа мең рәхмәтле, чөнки утыз ел дәвамында халыкка минем җырларымны танытты. Ул мине, мин аны бөеклеккә күтәрдем. Без аның белән бер үк чор кешеләре, иҗатташ дуслар. Бер үк авырлыклар, бер үк төрле шатлыклы вакыйгалар аша үттек. Дөресен генә әйткәндә, охшаш якларыбыз да бик күп. Әллә тора-бара шулай бер-беребезгә охшап беттек микән?

Холыкларыбыз бертөрле, икебез дә кызу канлы кешеләр. Ләкин ачу тиз кабына һәм тиз сүнә. Берәүгә дә сер түгел, безне яратмаучылар бик күп. Салаватның да, минем дә көндәшләр җитәрлек. Ни өчен шулай? Җавабы бик гади: дөреслекне яратабыз. Бервакытта да кеше артыннан хата-кимчелеген, гайбәтен чәчеп йөрмибез. Нәрсәдер ошамый икән, күзенә карап әйтәбез. Менә шундый охшашлыклар безне якын итә торгандыр. Аллага мең шөкер, гаиләләребез белән дә аралашып яшибез. Фәтхетдиновлар гаиләсе киң күңелле, кунакчыл. Кем генә килмәсен, һәрвакыт колач җәеп каршы алалар.

— Сез танышкан вакыттагы Салават белән хәзергесе нык аерыламы?

— Әйе, аерыла. Ләкин яхшы кешенең күңелен еллар бөтенләй үзгәртә алмый. Утыз ел буе җыйган тәҗрибәсен Салават уңышлы куллана белә. Аның фикерләве, эш-гамәлләре генә үзгәрде. Ләкин ничәмә-ничә еллар ул татар сәхнәсен тота, тугры тамашачысы белән бергә атлый. Минемчә, ул – герой. Ирешкән уңышлары, казанышлары, эшләп тапкан маллары – барысы да үз көче белән табылган. Салаватны яратмаучылар, уңышыннан көнләшүчеләр бар. Тик хөрмәт итүчеләр күбрәк, дип уйлыйм. Аның шәкертләре бүген зур сәхнәләрдә чыгыш ясый, эстрада да үз урыннарын таптылар. Салават – режиссер. Фантазиясе һәм фикерләү сәләте көчле аның. Тамашачыга нәрсә кирәген төгәл белә, һәркемнең күңеленә хуш килерлек тамаша әзерли.

— Уртак фикергә килә алмыйча талашкан чакларыгыз булдымы?

— Юк, алай ныклап ачуланышканыбыз юк безнең. Талашып, ямьсез сүзләр әйтеп йөри торган кешеләр түгел без. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Бөтен кеше дә талаша анысы, аеруча кәефсез чак булса. Ләкин безгә талашыр өчен җитди сәбәпләр очрамады, озак еллар бергә эшлибез бит инде. Салават мине, мин аны ярты сүздән һәм күз карашыннан аңларга өйрәнеп беттек. Бер дә булмаганнан, юктан гына әрләшеп китәргә мөмкин без. Мәсәлән, карта уйнаган вакытта. Ул җиңсә минем, мин җиңсәм аның ачуы чыга. Футбол һәм волейбол уйнаган вакытта кызып китә алабыз. Без бит юморны аңлый торган кешеләр, шуңа күрә шаярып кына талашабыз. Иҗади эш вакытында талашкан вакытларны хәтерләмим, бер-беребезгә авыр сүзләр әйткән булмады. Ул үз өлкәсендә, мин үз өлкәмдә профессиональ. Тәҗрибәле кешеләр талашу өчен вакыт әрәм итми, тыныч кына үз эшләрен эшли.

“Шигыре яхшы булса, көен бер минутта иҗат итәм”

— Салават Зәкиевичка туры килгән җырларны ничек сайлыйсыз?

— Бу вакыт узу белән үзеннән-үзе килә, тәҗрибә туплагач. Әлбәттә, иҗат иткән җырларымның барысын да Салаватка тәкъдим итә алмыйм. Иң беренче чиратта мин аның тавышына туры килгән җырны сайлап алам. Мөмкинлеге нинди, нинди җырлар, нинди стиль ярата – барысын да исәпкә алам. Бик нечкә эш, алтын урталыкны таба белергә кирәк. Аз гына хата китсә дә, җыр инде хит була алмаячак. Мин җырларны сүзенә карап иҗат итәм, аның өчен уңышлы шигырь кирәк. Шигырь ошаса, шунда ук күңелдә көе дә туа. Шигыре яхшы булса, көен бер минутта иҗат итәм. Күп җыр яза алам дип тә әйтә алмый, шул айга бер була инде. Күп көй иҗат итсәң, тәме бетә.

Хәзерге вакытта Рифат Зарипов, Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов, Фирдүс Тямаев, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Айгөл Бариева, Фәридә – Алсу дуэты кызлары белән эшлибез. Барысының да стильләре бер-берсеннән нык аерыла, шуңа күрә барысын да исәпкә алырга кирәк.

Өметле яшь җырчылар бик күп, алар белән дә эшлибез. Зөлфирә Шәйдуллинаны сәхнәгә алып чыгарга телим, аның белән тулы бер альбом эшләдек. Үзе тырыш кеше булса, халыкка күрсәтергә була.

“Җыр сатып баеп булмый”

— Күп очракта җыр авторлары читтә кала. Бик сирәк җырчылар гына концертта шагыйрь һәм композиторны искә ала. Бу хакта ни уйлыйсыз?

— Элек телевидениедә көй авторы белән шагыйрь исеме күрсәтелми иде. Хәзер Алланың рәхмәте, җыр барышында авторларның исеме языла. Сәхнәдә популярлык казанган җырчыларны таный халык, исемнәрен яхшы белә. Дөрес фикерлисез, җырны иҗат иткән шагыйрь белән композитор ничектер онытылып кала кебек. Ә бит җырчыны халыкка, шул кешеләр иҗат иткән хит таныта. Җырдан башка берсе дә бөеккә күтәрелә алмый. Хәтер кала инде, әйтеп узсалар рәхәт булып китә. Ул бит зур хезмәт, үзеннән-үзе җыр туа алмый. Җырчылар моңа игътибар бирми, бу проблеманы зуррак дәрәҗәдә хәл итәргә кирәктер. Алар аны җиңел дип уйлыйлар, үзләре язып карасын. Бәлки шуннан соң аңларлар. Әлбәттә, җырны теләсә ничек язып була. Тик халык аны яратып кабул итсен өчен тырышырга кирәк. Җырны акча эшләү өчен язмыйм, әлеге шөгыль күңелемә рәхәтлек бүләк итә. Танышларга бушка бирәм, читләрдән дә каерып акча алмыйм. Җыр сатып баеп булмый. Үземнең концертларда һәр җырымның авторын әйтеп узам, кешенең хезмәтен олыларга тырышам.

“Башларына тавык йомыркасы ыргытасым килә”

— Фирзәр абый, бүгенге татар эстрадасына нинди карашта сез?

— Татар эстрадасы замана белән алга атлый, ләкин төзәтәсе әйберләр дә бик күп. Сәер заман, чөнки артистлар халыкының нәрсә теләгәнен тулысынча аңлап җиткерә алмый. Татар халкы бик кызык бит ул. Моңлы һәм талантлы җырчыга караганда, җырлый белмәүчене өстен күрә. Шигырь укыган шикелле җырлаучыларга, сикерә-сикерә биючеләргә тамашачы мөккибән китеп утыра. Үзебезнең халыкка үпкәләгән, ачу килгән чакларым күп була. Бөтенләй җырлый белмәгән җырчыларның концертларында заллар шыгрым тулы, меңләгән тамашачы. Халыкны бернәрсә эшләтә дә алмыйбыз, ул үзе сайлап килә. Бу тәрбия, моң дигән төшенчәне белмәгәннән килә. Тамашачы кемнең яхшы җырлый, кемнең начар җырламаганың белми. Концертка барып утыра, авызын ачып ике сәгатьтән артык фонограмма тыңлый. Кемнәрнең фонограммага җырлаганың шунда ук сизәм, башларына тавык йомыркасы ыргытасым килә.

— Татар эстрадасы сәхнәсенә җырлый белмәүчеләр күтәрелә диләр…Килешәсезме?

— Татар эстрадасында хәзер кемнәр генә юк бит, җырлый белсә-белмәсәләр дә чыгып акыралар. Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, җырчыларның яртысыннан күбрәгенә үземнең җырларымны мәңге бирәчәгем юк. Күңелемә хуш килмәгән, җырлый белмәгән җырчыларга миңа юл ябык. Җырчылар күп, җырлый белүчеләр аз. Хәзер үзешчән сәгатьтә катнашучыларның барысы да сәхнәгә үрелә. “Ни өчен?” – дип сорагыз, чөнки бездә полный бардак.

“Рөхсәт сорап тору юк, бөтенесе җырлый хәзер”

— Гаеп кемдә соң?

— Иң беренче чиратта, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында бардак. Башкортстанга концерт белән килеп карагыз әле, болай җайлы гына кереп китә алмыйсыз.

Ә бездә нәрсә, бер-ике җыр яздыралар да икенче көнгә концерт куялар. Рөхсәт сорап тору юк, бөтенесе җырлый хәзер. Менә шуңа күрә шундый буталчык бездә. Әле бит ул җырчыларның күбесе үзе җырламый, фонограммага авыз ача. “Интертат”та басылган мәкаләдә күпме җырчы моң кирәкми дип әйткән бит. Нәкъ җырлый белмәүчеләр шундый сүз әйтә, сәхнәгә үрелә. “Син плюска җырлыйсың мени?” – дип сорап карагыз алардан. “Ә тагын ничек җырлап була соң?” – дип чәчрәп чыгалар. Мәдәният Министрлыгында үзгәртү эшләре алып барырга, тәртип урнаштырырга кирәк. Элек Филормониядә худсоветлар бар иде. Алар җырчыларның җырын, көен, сүзләрен тикшереп, бергә киңәшләшеп, бу җырны сәхнәгә чыгарыргамы-юкмы икән дип тикшерәләр иде. Талантлы җырчыларга сәхнәгә чыгарга авыр, ә теге “калын кесәлеләр” концерт куеп йөри. Кемнең акчасы һәм бай абзые бар, шул чыга. Шундый бер оешма булсын иде ул. “Барс Медиа” кебек. Хәер, хәзер ул да җырчыларны һәм үзен бетерде бугай инде.

— Фирзәр абый, сез бик аралашучан кеше. Эстрададагы җырчылардан тыш, чын дусларыгыз күпме?

— Аралашучан булсам да, күңелемә якын булмаган кешеләр белән аралашуны чикләргә тырышам. Танышларым күп, чын дусларым бик аз. Ике генә чын дустым бар.

— Нигә шулай аз?

— Дуслар күп булмый ул, сеңлем. Тора-бара тормыш кемнең дус, кемнең дошман булуын күрсәтә. Дус дип йөргән кешеләр этлек эшли, дошман дип йөргәне, киресенчә, әйбәт булып чыгарга мөмкин. Дуслык төшенчәсен күпләр аңлап җиткерми. Кочаклашып, күрешеп, әллә нигә бер кунакка йөргән кешене дус дип атаучылар бик күп. Ләкин бу чын дуслык түгел. Андый кешеләрне дуслар дип түгел, бары тик яхшы танышлар дип кенә атарга мөмкин.

— Көй язудан тыш, буш вакытыгызда тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

— Хатын белән шөгыльләнәм (көлә). Элек спорт белән дус идем, хәзер картайдым. 60 яшь үзен сиздерә. Волейбол, футбол уйнарга тырышам үзе. Йөрәк картаерга ашыкмый. Буш вакытларымда балык тотырга яратам. Җәй көне җир эше күп, бакчада казынабыз инде. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәбез. Үзебез өчен генә каз, үрдәк асрыйбыз. Бәрәңге алырга, печән чабырга яратам. Барлык эшләрне дә үзем башкарырга тырышам, чөнки күңелемә рәхәтлек бирә. Авыл тормышын үз итәм, шәһәр минем өчен түгел икән. Сигез ел Казанда торганнан соң авылга кайттым. Буа районының Кайбыч авылында гомер итәбез. Табигате искиткеч матур, су буе янында торабыз.

— Хатыныгыз Наилә ханым белән тормыш итә башлавыгызга ничә ел?

— Безнең юбилей елы. 24 августа хатын белән торганга 40 ел була. Бер хатын белән торганга (көлә). Мине аңлый торган кеше, шуңа күрә тормыш иткәндә Наилә белән яшәргә бик җайлы булды. Бер-беребездән башка тора алмыйбыз. Тора-бара шулай була икән ул.

“Чулпанга үзем эстрададан китәргә куштым”

— Белүебезчә, кызыгыз Чулпан да сәхнәгә зур адымнар ясый башлаган иде. Җырчы булып китәргә нәрсә комачаулады?

— Чулпан үзе өчен генә җырлады, хобби буларак кына. Без аның белән ике альбом эшләдек, 18 җыры бар. Хәзер ул Мәскәүдә тора, юрист булып эшли. Күптән түгел генә оныклар белән кунакка кайттылар, ике кызы бар. Шушы көннәрдә Салаватның концертын карарга киләчәкләр. Салават Чулпанны үз баласыдай якын күреп ярата, аңа кызым дип эндәшә. Дөресен генә әйткәндә, Чулпанга үзем эстрададан китәргә куштым. Каршы килмәде, җырлау теләге көчле булмагандыр. Әлеге һөнәр русча әйткәндә, “неблагодарное дело”. Хәзерге заманда әлеге хезмәт бик күп чыгымныр тәлап итә. Тавышын була торып та, акчан булмаса син җырчы була алмыйсың. Хатын-кыз өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Артист тормышы белән яшәгән кеше ирен, балаларын тәрбияли алмый. Көн саен гастроль, концертлар куярга кирәк. Чулпанны Мәскәүдә узачак юбилей, туйларга җырларга чакыралар. Ул каршы килә, бармый. Аңа гаиләсе кадерлерәк.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали
intertat.tatar

Бәйле