Сочида Татарстан малае үлгән чокырны урындык белән генә каплап куялар [фото]

-- Лэйсирэ

3 август Сочиның Лазаревское районындагы фаҗига бөтен илне тетрәндерде: яңгыр сулары баскан урам буйлап килүче 10 яшьлек малай ливневка чокырына төшеп һәлак була. Әбисе, ничек кенә тырышмасын, аны алып кала алмый – су ташкыны баланы агызып алып китә.

Коткаручылар аның мәетен диңгез буеннан табып ала, дип яза Интерфакс. Сочи мэриясе хастахәнәгә эләккән әбине һәм фаҗигале төстә һәлак булган баланың мәетен Татарстанга кайтарту чыгымнарын тулысынча каплаячагына вәгъдә биргән.

Интернетта фаҗиганең шаһиты булган әбинең хастаханәдә гомере өзелүе турында мәгълүмат таралды. Әмма региональ Тикшерү комитеты бу хәбәрне кире кага. Шулай ук социаль челтәрләрдә малай төшеп үлгән чокырны нибары урындык белән генә каплап куйган фотолар пәйда булды. Фаҗигане тикшерү дәвам итә.

Бәйле