Сочи мэриясе ливневкага малай егылып төшеп үлүдә әбисен гаепли

-- Лэйсирэ

Сочи мэриясе белдерүенчә, ачык ливневкалар — яңгыр суларыннан котылу өчен нәтиҗәле ысул. «Октябрь урамында ливневкалар 60 елларда салынган. Бу гидротехник корылмалар — ачык типтагы траншеялар, алар бистәнең һәр урамында диярлек бар. Корылма ачык булырга тиеш, проектта рәшәткәләр каралмаган. Яңгырлар яуганда рәшәткә сынып, кешеләрне җәрәхәтләргә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Мэрия хәбәрендә тротуарның юлның икенче ягында икәне әйтелә.

«Һәлак булган малай, әбисеннән аерылып, юлның икенче ягына чыккан. Һава торышы начар булу сәбәпле, ливневкага ыгылган. Әби оныгы белән юлның икенче ягындагы кунакханәдә яшәгән, бу гидротехник корылма бар икәнен белгән. Шторм куркынычы турында алдан хәбәр ителде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк икәнлеге әйтелде», — ди шәһәр мэриясе.

Әби сырхауханәдән чыккан. Бүген баланың гәүдәсен әтисе Татарстанга алып кайта. Инде хәбәр ителгәнчә, бала Түбән Камадан, ул Аксубайда күмеләчәк дигән хәбәр булды.

3 августта Сочида ял иткәндә малай ливневкага егылып төшә. Әбисе аның артыннан сикереп коткармакчы була. әмма малай диңгезгә агып китә.

Тикшерүчеләр кем гаепле икәнен ачыклаячак.

intertat

Бәйле