Гүзәл Уразова кабат туй итә [фото]

-- Лэйсирэ

Бүген Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсе өчен шатлыклы көн: өйләнешүләренә 15 ел. Җырчылар үзенең шатлыгын тамашачылары һәм инстаграмдагы 232 меңләп дуслары белән бүлешеп, бик матур фотолар элгән.

Нәкъ 15 ел элек Башкортстанның Əлшәй районында җырлы-моңлы яшь парның туе гөрләгән. Əти-әниләрен бик борчымаска дип, Гүзәл белән Илдар бар мәшәкатьне дә үз өсләренә алырга тырышкан.

Кәләшнең иң кадерле кунаклары булып, әти-әнисе һәм якыннары 10 машинага тулып Бардадан Башкортостанга килә. Туйны «Мунча ташы» резидентлары — Гамил Әсхәдулла белән Рөстәм Рахманкул алып барган.

«Бернинди ярдәмчеләрсез ул әзерлек эшләрне башкарырга безгә мәхәббәт ярдәм итте. Əйе, безне һәрчак зур мәхәббәт йөртә! Уңышыбызның бар сере — ул» дип яза Гүзәл Уразова.

Истәлеккә дип артистлар бүген зур туй фотосессиясе оештырган.

Бәйле