Алексеевск районында кыйналган һәм тәнендә пешкән эзләр булган кыз бала мәетен табалар

-- Лэйсирэ

Татарстанда кыйналган һәм тәнендә пешкән эзләр булган 9 яшьлек кыз бала мәете табылганнан соң, җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Кыз бала Алексеевск районы Горка авылындагы йортларның берсендә шимбә, 4 август көнне табылган. Баланы үтерүдә шикләнеп, кызның опекуны — 39 яшьлек Роман Григорьев тоткарланган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗига булырга берничә көн алдан, Григорьев баланы аяклары белән типкәләп кыйнаган. Баш миенә зыян килгән бала үлгән. Шунысын да искәртү мөһим, опекуннар табибларга мөрәҗәгать итмәгән, кызны үзләре дәваларга тырышкан. Баланы тәнендәге пешкән эзләр ничек барлыкка килгәнен әле ачыклыйсы бар.

Хокук саклау органнарын кызның 2015 елдан башлап күпбалалы гаиләгә тәрбиягә алынып яшәвен, бу гаиләдә тагын 7дән 18 яшькә кадәрге биш бала булуын ачыклаган. Балаларның өчесе тәрбиягә алынган үлгән кызның энесе, сеңелләре булган.

Тикшерүчеләрдә балаларны тәрбиягә алган әти-әнинең аларны даими рәвештә кимсетүе, гаилә башлыгыныкы булган “Григорьев” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләтүе турында мәгълүмат бар.

“Кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моңардан тыш, балаларның тормыш шартларын контрольдә тотарга тиешле социаль хезмәткәрләргә карата “Үз эшеңә салкын карау” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

tatar-inform

Фото: pixabay.com

Бәйле