Татарстанда коткаручылар кешеләрне машинадан кисеп ала [фото]

-- Лэйсирэ

5 август 15:34 сәгатьтә Питрәч районының «Арышхазда — Обухово» юлында зур авария була, дип яза «Вести КАМАЗа». «ВАЗ-2113» һәм «Мерседес» фурасы бәрелешеп, кешеләр зыян күрә. Коткаручыларга эчтә кысылып калган кешеләрне машинаны кискәләп алырга туры килә.

Татарстаннан булган 23 яшьлек җиңел машина йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре белән кичекмәстән хастаханәгә озатыла. 18 яшьлек Казахстан егетенең аягы сына.

Фото: ГУ МЧС по РТ.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий