Татарстанда 9 яшьлек кыз баланы типкәләп үтерүче аны үзе дәвалап маташа

-- Лэйсирэ

4 август Алексеевск районы Горка авылында кыйналган һәм тәнендә пешкән эзләр булган 9 яшьлек кыз бала мәете табылган. Баланы үтерүдә шикләнеп 39 яшьлек Роман Григорьевны кулга алганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала үлеме буенча «Кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча, социаль хезмәткәрләргә карата “Үз эшеңә салкын карау” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

9 яшьлек кыз күп балалы гаиләдә яшәгән. Аны бу гаиләгә 2015 елда тәрбиягә алганнар. Бу гаиләдә, кыздан тыш, тагын 5 бала булган. Аларга 7 дән 18 яшькә кадәр. Балаларның өчесе мәрхүмә кызның бертуганнары, аларны да бу гаиләгә тәрбиягә алганнар.

Тикшерү версиясе буенча, бала үләргә берничә көн алдарак, тәрбиягә алган ата Роман Григорьев кызны аяклары белән типкәләп кыйнаган. Баланың үлеме баш сөяге имгәнүдән булган. Бала ничек итеп тәнен пешергәнен әлегә ачыклау эшләре бара, диелгән бу хәбәрдә.

Баланы кыйнаганнан соң, тәрбиягә алган ата белән аны мөстәкыйль рәвештә дәвалап маташкан, табиблар чакырмаган.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, бу гаиләдә балаларны даими рәвештә кимсеткәннәр, гаилә башлыгының фермер хуҗалыгына эшләткәннәр.

Хәзерге вакытта гаиләдәге калган балаларны приютка алганнар.

intertat.tatar

Фото: pixabay.com

Бәйле