Няня 8 айлык сабыйны кыйнавын яшерен камерага яздыралар

-- Лэйсирэ

Стәрлетамак шәһәрендә суд процессы дәвам итә. Әти-әнисе эштә чакта сабыйга кул күтәргән 44 яшьлек няня белән булган очрак бөтен илне шаулатты. Яшерен камера яздырган видеода бала карарга ялланган хатынның бәгырьсезлеге җәмгыятьтә зур ризасызлык тудырды.

Күптән түгел үткән суд утырышында гаепләнүче ханым журналистларга үзенең нык үкенүен белдерде. «Бу эш — минем өчен бөтенесе иде. Мин балаларны шулкадәр нык аңлый идем. Ә хәзер оныгыма да якын килергә куркам. Шундый хәл килеп чыккан икән, димәк, мин балаларга якын килә алмыйм», — ди ул.

Урындагы cityopen.ru, яңалыклар порталы белдерүенчә, гаепләүчеләр хатынга иң югары җәза бирүне сорый. Бу һәр мәддә буенча алты һәм җиде ел. Шулай ук, әхлакый һәм матди зыян өчен түләтүне дә таләп итәләр. Бу очрак буенча алдагы утырыш 15 августта үтәчәк.

Кызыл таң
Фото: 116almet.ru

Бәйле