Сочида һәлак булган Коляның әнисе халыкка мөрәҗәгать итә

-- Лэйсирэ

Коляның әнисе Алёна Малькова ВКонтакте соцчелтәрендә мөрәҗәгать калдырган. 3 август Сочиның Лазаревское бистәсендә ливневка чокырына төшеп һәлак булган 7 яшьлек Коля Мальковның әнисе болай дип яза:

«Безнең яраткан, тормышны сөйгән, якты улыбыз Николайны җирләүне оештырган, кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм иткән, терәк булган туганнарыбызга, дусларыбызга, танышларыбызга, коллегаларыбызга, администрациягә, дин әһелләренә, миһербанлы кешеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә бәхет, сәламәтлек, озын гомер телибез. Безнекедәй кайгы беркайчан да гаиләләрегезгә кермәсен. Балаларыгызны саклагыз, алар — тормышыбыздагы кояшлар».

Алёна гаилә архивыннан фотолар да куйган.

intertat.tatar

Загрузка...

Бәйле

1 комментарий

Ayrat Zakir 09.08.2018 - 20:45

🙁 🙁 🙁 🙁 🙁 🙁

Җавап бирү

Добавить комментарий

%d такие блоггеры, как: