«Салават дигәч, Элвин Грей да искә төшеп куя»

-- Лэйсирэ

Татар булып яшәр өчен күп кирәкми. Салават Фәтхетдинов шулай ди. Аныңча, мәхәббәтле гаилә, иман, әлифба һәм моң –татарлыкның иң төп күрсәткечләре. Ләкин татар халкы бүген бик үк сәламәт түгел. Гамьсезлектән чирли ул. Ямьсезлеккә караганда гамьсезлек куркынычрак, гамьсез булмыйк, ди җырчы. Шулай итеп, “Күңел көзгесе” дип аталган 30 нчы сезон программасы фәлсәфәгә һәм төртмәләргә бай булды.

Салават дигәч, Элвин Грей да искә төшеп куя, әйеме? Чөнки бу икенең сүз көрәше әллә кайчаннан бирле дәвам итә. Радик Юлъякшин, шул ук Элвин Грей, мин классиканы заманчалаштырып сәхнә җыям, яшьләрдә татар, баш­корт җырларына кызыксыну уятам, дип күкрәк какса, Салават, җырны заманчалаштырмыйча да халык җы­ям, дип әйтә. Әйтүен әйтте, ә бу юлы, сүзеннән чигенеп “Дим-дим”­не нәкъ Грейча заманчалаштырып җырлады. И, халык котыра, малай, и кул чаба! Шайтан образында чыккан Та­һир Гайнуллин, менә шулай кирәк, болай җырласаң, Элвин Грей рәхмәт әйтәчәк дип, котыртып тора. Әм­ма Салават биреш­мәде: “Моңны бозарга ярамый. Болай җырларга ярамый, егетләр”, – дип, бәхәскә нокта куйды.

Салават – Салават инде ул

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов исә, Салават нинди генә аранжировкага кушылып җырламасын, моңы югалмый. Аңа ничек тә килешә, дигән фикер­дә. Концертның яңалыгы, җырчы­ның үзенчәлеге нидә кебек сорауларга исә, пауза тотып бераз уйланганнан соң, тирән мәгънә салган төсле башын чайкап, Салават – Салават инде ул, диде дә китеп барды. Мин монда көн дә йөрим, һич ялкытмый, дип тә өстәргә онытмады.
Беләсезме, Салаватның үз тамашачысы бар, дип кистереп әй­теп булмый икән. Дөрес, аның бе­лән бергә картайган тамашачы да шактый. Әмма өлкәннәргә караганда яшьләр күбрәк. Яшь режиссер Әминә Миндиярова да – җыр­чының даими тамашачысы. Җыр­лары ошый, ди. Күрәсең, җырчы­ның моннан 30 ел элек әйткән сүзләре күптән чынга ашкан.

Заманында Салават бригадасында солист булып йөргән, бү­ген Швециянең Стокгольм шә­һәрендә яшәгән милләттәшебез Гөлүзә Зыятдинова әнә шундый фикердә:

– Элек нинди булса, хәзер дә шундый Салават. Милләт, татар теле турында уйланулары ошады. Һәрбер җырчы менә шушындый авырткан мәсьәләләргә карата үз фикерен әйтсә, халыкта да проблеманы аңлау булыр иде. Юкса әлегә битарафлык сизелә. Салават өчен ихлас сөендем. Сәх­нәгә иң беренче чыккан мәл­ләрендә, шундый көн килер, халык чакырырга Салават дигән исемем җитәр дигән иде, ул көн озак көттермәде. Халык концертка чират торып керә. Нәрсә җитми калды, дигәндә, халык җырлары җитмирәк калды. Татар моңын барлап оештырылган фестивальләрдә жюри булган шә­хес­кә бу бик тә килешер иде. Акапелла җырлар дигән өметем дә бар иде. Бәлки алга таба ул аны җырлар да. Аның концертлары көннеке көнгә охшамаган бит.

Сабантуй белән генә дөнья алга бармый

Композитор һәм җырчы Фир­зәр Мортазин исә ул көнне усал иде. Сәхнәгә сәләтсез яшьләрнең күпләп килүе ачуын чыгарган икән аның. Моның сәбәпләрен ул эстрада эшчәнлеген тәртиптә тоткан оешма булмаудан күрә:

– Бу концертларда башта җыр­ларым катнашты, хәзер үзем. Без гомер буе тере тавышка җырла­дык. Эстрадада 800 кеше бар ди­ләр. Хәзер каршыга китереп бас­тыр шуларны, берсе дә тере тавышка җырлый алмаячак. Кем тели, шул җырлый. Аның тәртибе булырга тиештер бит инде? Системага салучы канун булмагач, чын талантлар сәхнәгә чыга да алмый. Менә шушы күре­нешләрне күр­сен­нәр, тәнкыйть­ләсеннәр иде ул. Безне тәнкыйть­ләсәләрме? Ис китми. Ел саен кимчелек эзлиләр. Бер карый­сың, алып баручы артык, диләр. Әгәр алып баручысыз чык­саң, нигә алып баручы юк, диячәк­ләр. Халыкка аңа сикерергә, фонограмма тыңларга гына кирәк. Бер тере ансамбль юк бит. Элек, сиксә­ненче елларда бер Буада гына да 14 вокаль-инструменталь ансамбль бар иде. Хәзер бер нәрсә дә юк. Сәнгатьне үтерде­ләр. Элеккеге кебек концерт бригадалары кайда соң хәзер? Бригада булып йөр­гән­дә артистның кадере булмаган дигән сүз дә дөрес түгел. Аның үзе­нә эшләргә дә җае бар иде. Хәзер клибыңны әйләндерү өчен генә дә 100 мең сум акча кирәк. Гади кеше булса, хет әллә нинди талант булсын, эстрадага үтә алмый бүген. Яшь­ләр­гә ярдәмгә бернинди оешма юк. Министрлыкта шундый бүлек булырга тиештер бит инде? Менә мин шулай эшләр идем. Бездә исә сабантуй оештыралар да һәйкәл ачалар. Шуның белән шул.

Концертта да шушындыйрак фикерләр яңгырады. Аларны әле алып баручылар, әле Салават үзе әйтте. Мәсәлән, татар эстрадасында яңалык юк, ямаулык кына бар, диделәр. Халык килешүен белдереп, дәррәү кул чапты. Гомумән, һәрбер сүзгә үзенең килешү-килешмәвен белдерүдә актив булды тамашачы. Залдан Салават белән сөйләшүчеләр дә табылды. Шуннан, Салаватның Салават булуына ихласлык сәбәпче икән, дигән фикер ныгыды. Аның җырларында да бит авыл яши, казлар ысылдый, шул казлардан куркып балачак йөгерә. Ихласлык алып баручыларда да хәттин ашкан. Шуңа күрә аларның артык тырышып уйлаулары да гафу ителә. Салават та бит, тырышып җырласам, буталып бетәм, шуңа күрә тырышмыйча гына, ничек бар, шулай җырлыйм, дип искәртә әнә.

Дилбегә… Шайтан кулында?

Алып баручы дигәннән, кайбер тамашачы һаман шул ук укытучы белән укучы, Фәрештә бе­лән Шайтан образлары дип га­җәпләнә икән. Салават исә элеккеге сезон образларын юкка гына кайтармаган. 22 нче сезонда татар авылы мәктәбе темасы оптимальләштерү шаукымына мөнә­сә­бәт рәвешендә күтәрелсә, быел ул, болай барса, татар мәктәбе бөтенләй бетәчәк дигән фикергә баеган. Әлифбабыз да, телебез дә яклауга мохтаҗ. Аларны без якламасак, кем яклар дип, Ядкәр Хәбибуллин көзгедән тамашачы­ның үзен дә күрсәтте әле. Фәреш­тә белән Шайтанга килгәндә, алары мәңгелек темалар инде. Быел Шайтанны калкурак күрсәт­кән­нәр. Депутатлар кабул иткән “кайнар” канун­нарның сәбәп­чесе – Шайтан, ди алып баручылар.
Баксаң, быел академик рухтагы концерт узасы булган икән. Салаватча барып чыкмагач, образларыбызны сәхнәгә кире кайтардык, ди алып баручы Ядкәр Хәбибуллин:

– Концерт сезон буе яңара. Тамашачысыз эшләп булмый аны. Халыктан рәхмәт сүзләре күп килеп ирешә. Тәнкыйтькә исә бик тыныч карыйбыз. Беренче концерттан соң ук нәтиҗә ясау елмаю гына уята. Дөрес, без 30 еллыкка башкача, җырлардан гына торган, академик концерт куярга теләгән идек. Чөн­­ки гастрольләрдә йөргәндә, проблемалар күтәрәсез, нигә кирәк ул, сезгә кеше ял итәргә килә, дигән тәнкыйть сүзләре ирештер­деләр. Шулай эшли башладык, әмма ул Салаватча килеп чыкмады. Элекке сезон образларын яңадан кайтарырга дигән фикергә килдек. Мәк­тәп мәсьәләсен кертми булдыра алмадык. Мин һәрбер җырчы бу проблеманың асылында ни ятканын халыкка аңлатырга тиеш дип саныйм. Авыллар бетеп бара, укытучы абруен югалтып, хезмәт күр­сәтүче дәрәҗәсенә калды. Моны без уйнап күрсәтергә булдык. Шайтан белән Фәрештә образлары да очраклы түгел, минемчә. Шайтан­ның эзләрен яшәешнең кайсы гына өлкәсен алсак та, күреп була.

СИЗОн хикмәтләре

Концертның быелгы үзенчәле­ге шунда: 17 көн буе Салават үзе­нең бер шәкертен һәм бер махсус кунагын тәкъдим итә. Әлегә Айгөл Сәгынбаева, Филүс Каһиров, Илсаф, Фидан Гафаров чыгыш ясады. Шәкертләрнең исемнәрен отып калып булмады, хәер, алар әле беренче чирканчыкларын гына ала. Кунак булып алдагы концертлар­ның берсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да кил­гән. Салаватның буйлы-буйлы кәчтүм-чалбарына ымлап, утызынчы сезон дип торам, утызынчы ­СИЗО икән дип шаярткан. Салават аны иң популяр җыр­ларының берсен – “Әнкәмнең дога­лары”н башкарыр алдыннан мә­зәк итеп, бик тәмләп һәр концертында сөй­ли башлаган. Роберт Миңнуллин сүзләренә языл­ган бу җырга матур клип та әзерләгәннәр. Кон­церт­ның тагын бер өстенлекле ягы бар: монда һәрбер җырның ав­тор­ларының исем-фамилия­ләре генә түгел, фотоларына ка­дәр күрсә­телде. Җыр­лар­дан исә 30 сезон дәвамында башкарылганнары да, яңалары да тәкъдим ителде. Быелгы сезонның хиты булып “Син кайда?” дигәне танылыр, мөгаен. Әлегә менә шулар. Хәер, 17 августка кадәр тагын да хик­мәт­ләр чыгуы бик ихтимал.

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Бәйле