Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Язмышыма сөйгәнем Вәли белән очраштырганы өчен бик рәхмәтлемен, дип сөйләгән җырчы Гөлназ Гафурова Сәхнә журналына.
Тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге бирелсә, ул очракта мин Вәлине генә эзләр идем. Аның кебек зирәк, миһербанлы, сабыр, акыллы кеше юк сыман. Вәли белән «Мәхәббәт» дуэтыбызны яңартырга теләгебез бар, парлап башкарган җырга клип та төшерәсебез килә, ләкин вакыт җиткерә алмыйбыз. Иң беренче чиратта без әти-әни, шуңа күрә вакытында балаларыбызга яхшы белем, нигезле тәрбия бирергә бурычлы булуыбызны аңлыйбыз. Мин үскәндә барлык дәрестән тыш түгәрәкләр үзем укыган Түбән Кама шәһәренең 2 номерлы гимназия базасында булганлыктан, уңайлы иде. Улыбыз Мөхәммәтнең дә тавышы бар, матур җырлый, ләкин хәзер, яшь үзенчәлеге белән бәйле булгангамы, ояла башлады.
Ул эзләнә, бер генә кызыксынуына да каршы килмибез: бассейнга, акробатикага язылдык, хоккей, футбол белән шөгыльләнә, музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында укый. Төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Ул секцияләр төрлесе төрле урында урнашкан булганга, барысына өлгерергә тырышабыз.
Улыбыз Мөхәммәткә 9 яшь, кызчыгыбыз Җәннәткә 4 яшь тула. Казаннан ерак булмаган урында шәхси йортыбыз белән яшибез. Әти-әниебез дә Түбән Камадан бирегә күченеп килде, сеңлем Гөлнар да гаиләсе белән янәшәдә яши, йортлары тәрәзәбездән күренеп тора. Бер-беребезгә ярдәмләшеп гомер итәбез, ялларыбызны һәрчак бергә
үткәрергә тырышабыз. Шундый терәк булуын тою бик рәхәт ул.
Фото авторы Рәмис Нәҗмиев, язма "Сәхнә" журналыннан алынды