Анасы бер яшьлек баласын кулында тоткан килеш үлә

-- Лэйсирэ

Курган өлкәсендә Шумхинкий районында «Иртыш» трассасында 11 августта 17.50 сәгатьтә җитди авария булган. Чиләбе өлкәсеннән килгән 66 яшьлек ир-ат идарә иткән «Рено Флюенс» машинасы 34 яшьлек Кемерово кешесе идарә иткән «Рено Дастер» белән бәрелешкән. Бу турыда Курган хәбәрләре язды.

«Рено Дастер» йөртүчесе һәм аның нәни пассажиры — бер яшьлек бала имгәнгән. Бу бала 31 яшьлек әнисе кулында булган. Бала тоткан хатын арткы утыргычта уң якта утырган. Хатын табиблар килгәнче җан биргән. Ана баласын кулында тоткан килеш үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Рено Флюенс» йөртүче ир-ат урында ук һәлак булган. Аның янында утырган 60 яшьлек пассажир хатын исән калган, ләкин имгәнгән.

Курган өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, бу машинада бала өчен махсус утыргыч җайланма кулланылмаган. Фаҗиганең ничек килеп чыкканын ачыклау белән тикшерүчеләр шөгыльләнә.

intertat.tatar

Фото: pixabay.com

Бәйле