«Бик усал иде»: Салават Фәтхетдинов тагын журналистларны сүгә

-- Лэйсирэ

Салават Фәтхетдинов быел утызынчы мәртәбә концерт сезонын уздыра. Шушы истәлекле вакыйга алдыннан җырчы берничә тапкыр журналистлар белән очрашты. Каләм ияләре Салават Зәкиевич янында авызны үлчәп ачарга кирәклеген белә. Журналист Зөһрә Садыйкова да шундый фикергә килгән. Үзенең бу темага кагылышлы уйларын ул инстаграмда язган.

«Теге юлы да журналистларны сүгеп башлаган иде. Бу юлы да шулай. Узганында акыллы сораулар бирегез, дисә, монысында баштан ук «Әгәр «Татар моңы» сезгә кызык тугел икән, чыгып китегез» дип әйтеп куйды. Бик усал иде. Салават Зәкиевич күңелендә яхшы журналист буларак истә каласың килсә, моң, милләт, тел, тәрбия, спорт турында гына сорарга кирәк. Оригиналь түгел, аның каравы син акыллы журналист буласын» дип яза ул.

Шушы сонгы атналарда #Салават Фэтхетдинов катнашындагы икенче пресс-конференциядэ булырга туры килде. Тагын бер очрашуыбыз концертында булган иде. Ни дип языйм… Теге юлы да журналистларны сугеп башлаган иде. Бу юлы да шулай. Узганында акыллы сораулар бирегез, дисэ, монысында баштан ук «эгэр Татар моны’ сезгэ кызык тугел икэн,чыгып китегез дип эйтеп куйды. Белер-белмэс килеш тэнкыйтьлэмэгез дип тэ остэде. #бикусал иде. Эллэ нинди оригиналь сораулар да бирергэ тырышмагыз диде. Кыскасы, нэтижэ: Салават Зэкиевич кунелендэ яхшы журналист буларак истэ каласын килсэ, моң, милләт, тел, тәрбия, спорт турында гына сорарга кирәк. Йөз, хәтта мең тапкырлар бирелә торган сорауларга без, журналистлар, ятлап бетергән җавап ишетсәк тә. Сораулар оригиналь да тугел, анын каравы син акыллы журналист буласын. #журналисттакеше.

Публикация от Zuhra_Sadykova (@zuhra_sadykova85)

Бәйле