Актаныш районында бер хатын-кыз әкияттәгедәй торнаны кулга ияләштерә

-- Лэйсирэ

Татар Суксу авылында гомер кичерүче Алсу Галиева бүгенге көндә үзенең ихатасында торна үстереп ята. Кайчандыр сатып алынган кыр үрдәкләре дә, попугайлар да яши аларның йортында. Уңган-булган Алсу Мирхаҗиян кызы кайчандыр ябалак белән дә дуслашкан булган.

Андыйлар турында аюны да биергә өйрәтергә сәләтле диләр. Юкка әйтелгән сүзләр түгел бу. Хәер, 25 ел буе мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия биргән Алсу апаның осталыгы, күп нәрсәгә кулы ятып торганы ишегалдыннан ук күренеп тора. Чәчәкләргә күмелгән ихатада төрледән-төрле виноградлар гына да ни тора.

Һәм менә шушы могҗизаи дөньяга без кечкенә вакытта әкиятләрдән генә ишетеп белгән торна да сыйган. Торнаны да сыендырган дисәк, дөресрәк буладыр, мөгаен. Узган ел хезмәттәше Наил абый язмабызның герое кулына нәни кош баласы китереп тоттыра. Тере йомгакны булачак хуҗасына биргәндә, моны үстерсәң, син генә үстерә алачаксың ди мөгаллим.

Бәхет эше белән генә карга авызыннан төшеп калган кошчык шул рәвешле авыл тормышы белән яши башлый. Башта аның торна икәнен дә аңламыйлар хәтта. Үзләренчә, аптыраганнан гына, челән баласы үстерергә тотына Алсу ханым.

-Интернеттан челәннең нәрсә белән тукланганын белешеп, яңа өйдәшкә балык, селәү, ит ашата идек, — дип искә ала ул вакытны Алсу Мирхаҗиян кызы.

Тора-бара челән дигәннәре генә челәнгә охшамый башлый. Үсә-үсә торнага әверелә ул. Бүген инде Кулик атлы торна ишегалдының тулы хокуклы яшәүчесе. Тавыклар белән бер корылмада яши, алар ашаганны ашый.

-Тулысынча кулга ияләштерә алдым дип әйтә алмыйм. Кыргыйлыгы барыбер калды. Кәефе булганда, билгеле, ишегалдында безнең белән әвәрә килә. Очарга өйрәнгәндә очып та киткән иде. Берәүләргә төшеп, аны ябып куярга да җитешкән булып чыктылар. Кабат үзебезгә алып кайттык. Кышны да исән-сау чыкты Кулик. Быел әле очып китәргә талпынмый, — ди торнаның хуҗасы.

Билгеле, әлеге кошны карарга килүчеләр дә шактый икән. Кызыксынып кына торалар.

Бүген дә кул кушырып утырмый Алсу апа, оясыннан егылып төшкән карлыгач баласын күкләрне гизәргә өйрәтү белән мәшгүль ул.

aktanysh-rt.ru

Бәйле