Мөнир Рахмаев интим видео буенча Татар-тудейга анлатма бирде

-- Лэйсирэ

Мөнир Рахмаев белән күңелсез хәл булган: җырчының социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларын «җимереп», үзеннән акча сорап, интим видео таратканнар. Мөнир Рахмаев әлеге шау-шулы видео буенча Татар-тудейга анлатма бирде.

«Әлегә бик сөйләшәсем дә килми, шок булды», ди җырчы безгә.

«Юмор белән карарга тырышам. Бу монтаж һәм шантаж ясаучылар үз җәзаларын алырлар дип уйлыйм. Бу хәлне тизрәк онытасым килә. Әле дә гастрольләрдә йөрим. Мине белгән артистлар барсы да минем хәлдә алар да калырга мөмкинлекне аңлый. Шуңа күрә танылган кешеләргә сак булырга кирәк, социаль челтәрдәге битне ватым теләсә нәрсә эшли алалар», дип уртаклашты ул. Мөнирдән видеоны таратканчы 10 мең сум таләп итәләр, ул бер тиен дә бирмәгәч җырчының дусларына тарата башлыйлар.

Җырчының иҗатташ дуслары Мөниргә теләктәшлек күрсәтеп социаль челтәрләрдә махсус постлар чыгара башлады.

Бәйле