Миңа 5 яшь тулган елны 9 айлык энемне, әтине һәм мине калдырып әни үлеп китте. Яман шеш авыруы анда бала тапкач ук башланган булырга тиеш дигәннәр. Ләкин әни табибка күренмәгән. Шул авырган килеш бала да имезгән.
Мине һәм энемне карау өчен әти авылдан әнисен алып килде. Ләкин бабай үзе генә тора алмаганлыктан алты айдан аны кире авылга кайтарып, шул ук авылдан минем яшьтәге кызы булган Рабига дигән апаны безгә әни итеп алып кайтты. Ул бик сабыр, пөхтә һәм безне какмый-сукмый торган әни булып чыкты. Мин аңа бер айдан әни дип дәшә башладым. Кызы Фәнзилә белән дә дуслаштым. Без бергә уйный, ашый һәм бер караватта йоклый идек. әни безне аермады да бугай. Икебезгә дә бер төсле күлмәк, бер төсле курчак, бер төрле ризык бирә иде.
Мәктәпкә дә бергә киттек Фәнзилә белән. Бер төсле киенеп. Бу безгә ошый иде. Без үзебезне игезәкләр дип хис итә идек. Беребез кара чәчле, кара күзле булып, икенчебез сары чәчле, зәңгәр күзле булса да. Миңа уку бик җиңел бирелде, ә Фәнзилә «өчле»дән ары китә алмады. Шуңа күрә ул миннән өйгә биргән дәресләрне күчерә иде. ә мин сүз әйтмим. Туганнар ич без. Мәктәпне тәмамлауга мин җиңел генә укырга кердем, ә Фәнзилә эшкә урнашты. Дөресрәге, әти ярдәм итте бер оешманың кабул итү бүлмәсендә секретарь булып утырырга. Фәнзилә әйбәт кенә акча эшли башлады. Киенде, алтынга күмде үзен. ә мин студент, әле биш ел укыйсым бар. Беренче курста мине егетләр озата башлады. Кем белән генә кайтсам да аның турында Фәнзиләгә сөйлим. Аннан соң фикер алышабыз. Нинди ул: очрашырга ярыймы, юкмы. Бер егет бер дә миннән калмый артымнан йөри башлады. үзбәкстаннан күченеп кайтып, Казан читендә йорт сатып алып, әнисе белән генә яшәүче Фәрит бик төпле иде. Чибәр дә. Ләкин мин аны яратмый идем. Карусыз артымнан йөрүе, нәрсә әйтсәм шуны үтәве, гел чәчәк ташуы минем җенемне чыгара. Шуларны әйтеп мин Фәнзиләгә зарланам, үземчә Фәриттән көлгән булам. Дүртенче курста безне практикага бүтән шәһәргә җибәрделәр. Фәрит вокзалга әйберләремне күтәрешеп төшеп, озатып калды. әле битемнән дә үбеп: «Мин сине көтәм», — диде. Мин нәкъ бер айдан кире кайттым. Фәрит каршы алырга тиеш булса да, вокзалда күренмәде. өйгә кайтуга Фәнзиләнең эш телефонын җыйдым. ә ул миңа: «Без Фәрит белән хәзер бергә торып ятабыз. Ир белән хатын кебек. Мин аны бик күптәннән яратам. Син бәхетемә комачаулама», — дип шаккатырды. Дөресрәге, мин аларны күрмәдем дә, Фәнзилә Фәрит белән икенче көнне үк Себер якларына очкан. әти белән әнигә дә телефоннан гына хәбәр җиткергән. Мин аңлыйм, миннән курыкты Фәнзилә. Белә иде бит ул Фәритнең мине яратканын. Минем бөтен серләремне белә иде. Иреңнең бүтән хатынны яратканын белә торып, аның белән ничек яшәп була икән? Нәрсә эшләп томалады икән ул Фәритнең аңын. Фәнзилә миннән гел көнләшкән булып чыга түгелме соң? Ят булган ул минем өчен. ә мин аны сеңел дип уйлаганмын.
Мин кияүгә чыкмадым. әниемнән 9 айлык булып калган энем, 20 яшендә, өйләнү белән, авырый башлады. Анда да әнидәге кебек авыру — рак таптылар. әни бит ул баланы авыру килеш имезеп утырды. Энемне җирләгән көнне, хатынының тулгагы башланып сигез айлык бала тапты. Ул авыру туды. әнисе баладан ваз кичеп, бала тудыру йортында калдырып чыкты. ә мин ул баланы тәрбиягә алдым. Фәрит дип исем куштым. Хәзер аны карап, гомер итеп ятыш. үги әни озак яшәмәде. Мин аны бөтен йолаларны үтәп җирләдем. Каберен карап торам. әти өченче хатын белән яшәп ята, аның фатирында. Авыру балалы өйдә торасы килмәде.
Минем язмышымның шундый булуында гаебем зур. Олы хисләрен таптап үттем мине яраткан кешемнең. Бәлки, ул мине кичергәндер, һаман яратадыр. Мин Фәнзиләне дә, Фәритне дә бүтән күрмәдем. үги әнине җирләгән көнне атна буе буран котырды. Самолетлар очмады. Фәнзилә кайта алмады. ә хәзер алар кайтсалар да Фәритнең әнисенә кайталар, безгә кермиләр. Унбиш ел үтеп китсә дә, Фәнзилә һаман курка, Фәрит минем белән очрашса янымда мәңгегә калыр дип. Белә бит ул мәхәббәтнең нинди көчкә ия икәнен.
Очраклы юлдашын Алмазия ГАТИНА тыңлады.
Фото: архив