Саба районында яшәүче Исмегөл апаның инстаграмда рецептлар куеп баруын күзәтүче дуслары хуҗабикәнең табаларын ничек чистартуы белән уртаклашуын үтенгән. Исмегөл апаның әлеге сорауга җавабы интернетта шартлаткыч шартлаган кебек булды. Серне сезгә дә чишәргә булдык.
«Бу табаларыма инде 40-45 еллар чамасы, әнием, кайнанам табалары алар. Хәзер заманча ысуллары бәлки бардыр, мин инде борынгыча эшлим» дип яза ул.
Исмегөл апа 1 чиләк суга:
1 кап кальцийлаштырылган сода, 3 флакон кәгазь клее, ярты кисәк кер сабыны сала.
Табаларын бик озаклап кайнатып, пемолюкс салып, тимер щетка, шкурка белән кыра икән.
«Сезнең дә табаларыгыз һәрвакыт ялтырап торсын» ди Исмегөл апа.