Каралган табаларны ничек ялтыратырга — Сабадан супер ысул

-- Лэйсирэ

Саба районында яшәүче Исмегөл апаның инстаграмда рецептлар куеп баруын күзәтүче дуслары хуҗабикәнең табаларын ничек чистартуы белән уртаклашуын үтенгән. Исмегөл апаның әлеге сорауга җавабы интернетта шартлаткыч шартлаган кебек булды. Серне сезгә дә чишәргә булдык.

«Бу табаларыма инде 40-45 еллар чамасы, әнием, кайнанам табалары алар. Хәзер заманча ысуллары бәлки бардыр, мин инде борынгыча эшлим» дип яза ул.

Исмегөл апа 1 чиләк суга:

1 кап кальцийлаштырылган сода, 3 флакон кәгазь клее, ярты кисәк кер сабыны сала.

Табаларын бик озаклап кайнатып, пемолюкс салып, тимер щетка, шкурка белән кыра икән.

«Сезнең дә табаларыгыз һәрвакыт ялтырап торсын» ди Исмегөл апа.

Бу табаларыма инде минем 40-45 еллар чамасы, минем энием, кайнанам табалары алар. Ничек чистартаммы? 1 чилэк суга 1 пачка кальцинированная сода 3 флакон кэгазь клее Ярты кисэк кер сабыны Табаларны шушы суга салып башта бик озаклап кайнатам, аннары алып пемолюкс ише нэрсэлэр белэн тимер щетка белэн, шкурка белэн кырам. Бер шулай кайнатканнан сон, гел чистартып торам, гел кайнатып йормим. Хэзер заманча ысуллары бэлки бардыр, мин инде борынгыча эшлим. Сезнен дэ табаларыгыз хэрвакыт ялтырап торсын???

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Бәйле