Электричкага утырдыңмы, берәр ачы язмыш турында тыңларга әзер бул. Кемдер айнымас иреннән, өенә соң кайткан хатыныннан, һәм, әлбәттә, каенана белән каенатадан зарланырга тотына. Мин шуңа күрә ике сәгатьлек юлда күп вакыйгаларга тап булып, үземә сабак алып кайтам.
Бигрәк тә күңелемә тигәне – бала белән ананың мөнәсәбәте. Анысы барыннан да ешрак очрый әле аның. Телефонга баккан әниләрнең баласының елавында гаме юк. Тик барсын шунда үкереп. Әле ачулана, сүгә үк башламаса тагын. Балалар үзләренә игътибарны күрмәгәч, тәрәзәгә карап баруларын дәвам итәләр.
Ул көнне минем кәеф шәплектән, андый хәлләр очрамас дигән өметтә бара идем. Шулвакыт баласын күтәреп, бер яшьрәк кенә хатын килеп утырды. Яшь дип, рәвешенә караганда утыз тирәсендә иде ул. Ә баласы юньле-рәтле сөйләшә белми, үзенә кызык эзли торган яшьтә. Ике тукталышны икәү генә утырып бардылар. Өченчесендә зуррак яшьтәге малае белән теге хатынның дус кызы кереп кушылды. Тәртипле малай икәне үз-үзен тотышыннан ук күренеп тора. Әнисенә ипләп кенә эндәшеп, суны да матур гына сорап алды ул. Бу малайның тәмләп эчкәнен теге кечкенә бала күреп, ачыргаланып әнисенә ябышты. «Әннә» – дип күзләрен тутырып караган баласына ана хәтта борылмады да, ничек утырган – шулай утыра бирде. Тавыш көчәйгәннән көчәеп, вагонны яңгыратырлык дәрәҗәгә җитте. Утыз яшьлек ана малаен алдына утыртты да, су эзләргә кереште. Башта гади суга риза булып утырган малайның күзе әфлисун согына төште. Аның өчен дә тавыш-гауга купты. Әнисе аңа «Улым» – диеп түгел, ә исеме белән «Шамил!» диеп эндәште, бәлки, ачуланыр өчен шулай эшләгәндер? Шамил күрше малае нәрсә эшләсә, шуны сорап басып торды. Аның күз яшьләре белән елаганын күргән күрше апасы тәмле суны малайга сузды. Сез Шамилнең ничек куанганын күрсәгез иде! Кош тоткан бала кебек, әнисенә карады. Ә әнисе аны шушы гамәле өчен ачулана башлады. «Нишләп шуның кадәр сок эчәсең соң син?» дигән сүзләр вагонда йокымсырап утырган кешеләрне дә уятты. Бу әле вакыйганың кыза барган чагы гына иде. Шамил тора-бара йогырт, печенье сорап көйсезләнә башлады. Малаена ипләп аңлатыр урында, теге хатын бар тавышына кычкырырга тотынды. «Җитте бит инде сиңа! Гел ашарга димәгән бит инде! Ач тәре мәллә син?» – диде ул зәһәр тавышы белән. Тукталышта вагонга кергән кешеләр кире борылып чыга бардылар. Баласыннан да бигрәк анасы бөтен кешене биздереп бетерде. Билет тикшерергә кергән кондукторлар аның танышлары иде ахры. Ике хатын болар янына утырып, хәл-әхвәлләрен сорашты. Шамилнең елаудан туктап, теге әйбәт хатын янына тартылганын күреп, бу апалар гына түгел, әнисе дә оятыннан кызарып куйды. Аннары өзеп-өзеп кенә «Туйдырды инде, если честно!» – дип моң-зарын сөйли башлады. Аның сүзләреннән Казанга сәяхәт кылырга баруларын аңладым. Шуңа күрә малайның яңа киеменә авызыннан агып төшкән һәр су тамчысы өчен нык эләкте. Кондуктор дуслары башта Шамил белән уйнап утырдылар, аннары шул хатынның нервыланганына җавап итеп, өйрәтә башладылар. «Дөрес тәрбияләмисең син балаңны», – диде тазарак гәүдәлесе. «Үзеңә охшаган икән балаң!» – диде көдрә чәчлесе. Аларның сүзләренә артык игътибар бирмәгән апа улын ачулануын дәвам итте. «Әннә» диеп елаганы һәм кулын теге апага сузганы өчен күпме ямьсез сүз ишеткәндер, анысын без дә хәтерләмибез инде.
Казанга килеп җитәргә ике тукталыш калгач, вагонга ят ис таралды. Вагонда калган өч-дүрт түземле кеше тәрәзәләрне ачып куйдылар, кемдер борынын каплап, чыгып китте. Телефоныннан күзен алып, баласының чалбарын төшереп караган иде, беренче тапкыр бу хәлдә калган кебек, вагонны яңгыратты: «Сиңа түзәргә ярамадымы әллә? Кем кушты?» – дип суга башлады. Ә Шамилгә нәрсә, чалбарын салам дип, акырып елавын гына белде. Апаның бәхетенә, әле соң түгел иде, чөнки бәдрәф тә якында гына урнашкан. Ләкин ул баласын күтәреп анда бармады. Биш минут малаен тиргәде, күп ашаганы өчен ачуланды. Теге кондукторлар контроль тикшерүгә кергәч, бу баланың кызарып беткән йөзен күреп, кызганып куйдылар. «Бәдрәфкә алып бар әле үзен, интегә бит!» – дип әйтеп караганнар иде, «Тагын нишлим? Йөрсен әнә шулай!» – дигән коры җавап ишеттеләр. Малай шул килеш Казанга килеп җитте, өстәвенә, алмашка бүтән кием дә алынмаган. Телефонын кесәсенә салып, баласын юатырга керешкән анадан, ниһаять, матур сүзләр ишетелде. «Улым, матурым, яратам да инде үзеңне!» – дип сөйде ул аны. Шамилнең йөзендә бәхет чаткылары күренде. Әйтерсең лә ул ике сәгать буе әнисе кочагында гына назланып барган, кирәкмәгән эш тә эшләмәгән – барысы тәртиптә. Ә теге янда утырган тәртипле малай әнисенең сумкаларын күтәрде дә, «Әни, әйдә чыга торыйк?» – дип ишеккә юнәлде. Шамилләр дә алар белән чыгып киттеләр. Ике сәгать буе шул гаилә өчен ут йотып барган вагондагылар тыныч сулап, фильм карап бетергәч, телевизорны сүндергән кеше кебек, үз юллары белән киттеләр. Ләкин вагонда улына яман сүзләр кычкырган ананың гына тавышы яңгырап калды.
Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА, Безнең гәҗит