Үзебезнең Вуйчич Рөстәм Нәбиев: Сиңа шулкадәр акча каян килә, дип сорыйлар

-- Лэйсирэ

Рөстәм Нәбиев берничә ел эчендә танылган блогерга әйләнде. Аны хәтта үзебезнең Вуйчич дип тә йөртәләр. Хәрби хезмәт үткәндә казарма ишелеп, ике аягын югалткан, ләкин үзен югалтмаган егет бүген интернетта гына түгел, төрле шәһәрләрдә дә очрашулар үткәрә башлаган. “Үз мисалымда кешеләрне рухландыруыма ышангач керештем бу эшкә”, – ди ул.

– Үземнең кешеләргә ярдәм итә алуымны мин инстаграмдагы сәхифәм аша да аңладым. Бәлкем бу кемгәдер сәер, кемгәдер көлке тоеладыр, әмма кешеләрдән рәх­мәт хатлары килгәч, тормы­шым­ның мәгънәсе артты. Баштарак, бу кешеләр нигә миңа рәхмәт әйтә соң дип, үзем дә сәерсендем. Алар өчен махсус берни дә эшләгәнем юк бит. Ә бер хат мине уйга салды. Ул ханым баш миендә яман шеш табылганын һәм ул шешнең бик ти­рән­дә булганлыгын язган иде. Ти­рән булгач, операция ясау мөмкин түгел икән. Аның өчен яшәүнең яме калмаган, ул үзен тере мәет дип хис итә башлаган. Бер­көнне минем сәхифәгә юлыккан. Шуннан без аның белән хат аша аралаша башладык. Ул хәзер Ходай биргән гомерне тулы канлы итеп үткә­рергә дигән максат куйды, бө­тен көчен, калган гомерен кечкенә кызына багышлады. Кем ярдәм сорый, мөмкин булганда ярдәм итәм. Авыр холыклы яшүс­мерләр белән дә аралаштым, ятим­нәр белән дә. Сүзем кешегә үтемле икән, нигә әле эшләп карамаска. Әмма мин оратор түгел, спикер булып шәһәрдән-шәһәргә йөрүне нык­лап уйласам, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга кирәк әле.

– Рөстәм, сиңа: “Без дә якыныбызны армиядә югалттык”, –дип язучылар бар. Синеңчә, безнең армия ни хәлдә? Бәлкем бүген баланы армиядән алып калу хәерлерәктер?

– Армия начар димәс идем мин. Күп очракта фаҗигаләр бер кеше­нең гаебе аркасында килеп чыга. Мин тарыган вакыйга исә – армия тарихында бердәнбер очрак. 2015 елның 12 июлендә Россия армия­сендә иң зур фаҗига булды дип саныйм. Омскида урнашкан хәрби казарма ишелде. Ишелгән өлештә 3 взводның 7-9нчы роталары урнашкан иде. Барлыгы 45 кеше. Җимерекләр астында 24 кеше калды. Шулардан бары мин генә исән. Медэксперт нәтиҗәләрен укыйм да, кайсының шул мизгелдә үк җан биргәнен, кайсының җә­фаланып үлгәнен аңлыйм. Ләкин армия мине шушы хәлдә калдырса да, мин – үз илемнең патриоты. Чөнки бу илдә минем саклардай кешем, гаи­ләм бар. Армиягә барырга кирәк дип уйлыйм. Ул бит хәзер бер елга гына калды. Абыйларым икешәр ел хезмәт иткәннәр иде. Армиягә бар­масаң да, күрә­чәгең булса, фаҗига барыбер килеп чыга. Димәк минем күрәчәк шундый. Армиягә һәрбер ир кеше барырга тиеш. Минем нә­нәй, элек егет ар­миягә бармаса, кыз­лар аңа борылып та карамый иде, дип сөйли. Хәзер дә шулай булырга тиеш. Ул холыкка үз эзен сала, әни янында гына чын ир кеше булып үсеп булмый.

– Армиягә бармыйча кала ала идем, дидең.

– Яхшы эшкә урнашыр өчен хәрби билет кирәк иде. Шуңа күрә вузны тәмамлагач та, комиссариатка киттем. Элиталы гаскәрдә хезмәт итсәм, яхшы буласы иде. Минем язмышым сездән тора дигәч, аңла­дылар һәм хәрби десантчылар гас­кәренә билгеләделәр. Шул ук вакытта сөйләшеп кенә Уфада калырга да мөмкинлекләр бар иде. Әти дә, улым, каласыңмы әллә, дип әллә ничә әйтте. Юк, әти, кая җибәрәләр, шунда китәм, сөйлә­шергә, сатып алырга кирәкми, дидем. Мин – планнар төзеп яши торган кеше. Җәй көне китеп, бер елдан кайтам да көзгә эшкә урнашам дип уйлаган идем.

– Синең девизың – аягымны югалтсам да, үземне югалтмадым. Ә бит үзләрен югалткан, имгәнгәннән соң тормышта үз урыннарын тапмаган кешеләр дә шактый. Моңа кеше үзе гаеп­леме, әллә җәмгыять сәламәт кеше мәнфәгатьләрен генә кайгыртамы?

– Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү өчен оешмалар бар бездә. Аннан канун буенча һәрбер оешмада инвалидка квота булдырылган. Миңа калса, эшкә урнашу авыр түгел. Барысы да теләк­тән тора. Мин аңлыйм, инвалид коляскасына утыру җәмгыять­кә, ке­шеләргә карата фикерне үзгәртә. Кемдер үпкә хисе белән яши, кем­дәдер ачу кузгала, кайсы ояла. Бо­ларның барысын да киче­рә, күңел­не урынына утырта бе­лергә кирәк. Бу – бик авыр эш. Сә­ламәт кешенең дә кулыннан кил­мәскә мөмкин әле ул. Үзем психологик киртәне үттем дип саныйм. Бүген нәрсәдер иреш­кәнмен икән, димәк, эчке дөнь­ямны җайга сала алганмын. Бер­кемгә дә бернәрсәне дә китереп бирмиләр. Үзең тырышырга кирәк. Максат куйсаң, аңа барыбер ирешеп була. Кешенең спорт белән шөгыль­лә­нергә теләге бар икән, ул иртәме-соңмы барыбер спортка килә. Кай­берәүләр теләк зур да, әмма тегесе юк, бусы юк, шартлар юк, дип тезеп китә. Бу – ялкаулыкны акларга тырышу гына. Шөкер, гаилә дә кордым, эшен дә таптым, киләсе елда өй сала башлыйм. Чөнки фатирда үземне төр­мәдәге кебек хис итәм. Миңа монда чыгарга, керергә кыен, ә үз өеңдә үзеңчә булыр иде. Аннан миңа фатирда эш юк. Аяклар булмаса да, минем эшлисем килә. Өй булса, бакчам булыр иде. Агачлар утыртып, бакча җимешләре үстерәсем килә.

– Көчле кешегә сокланучылар да, көнләшүчеләр дә була.

– Чыннан да шулай. Менә миннән дә, сиңа шулкадәр акча каян килә, дип сорыйлар. Тир түгеп эшләүнең әҗере ул. Мин следж-хоккей белән шөгыльләнәм. Бу атнада дүртенче алтын медальне яулап алдым. Ә бит безне быел Паралимпиадага кертмәделәр. Шуңа күрә Россия күләмендә ярышлар оештырдылар. Без шушы ярышларда икенче урынны алдык. Шушы җиңү өчен Паралимпия уеннары дәрәҗәсендә акча түләделәр. Икенче урын алган спортчыларга ул 2,5 миллион сум дигән сүз. Менә шушы сумма мине йорт салу максатыма якынайтты. Бүген горурланып әйтәм: әле ике ел да булмады, мин инде 3 миллион сум акча эш­ләдем. Үз тырышлыгым белән кил­гән мал бу. Үземне кызганып өй­дә ятсам, моңа ирешер идеммени? Элек нинди идем, хәзер дә шун­дый мин. Юк, элеккедән ныграк хәзер. Гомерем бар, булдыра алган эшлә­рем бар.

– Шагыйрь Фәнис Яруллин сүзләрен әйтеп куйдың.

– Аның үзеннән көнләшкән кешеләргә багышлап язган шигыре дә бар. Көчле кешегә сокланучылар булган кебек, аны күралмау­чыларның да булуы табигый. Миңа да һәр көнне әллә нәрсәләр язып бетерәләр, хәтта үлем дә телиләр. Нишлисең, яман сүз дә, яман күз дә бар. Инстаграмда 190 мең кеше язылган. Аларның барысы да сок­ланып карамый бит инде. Шулай да яхшылары күбрәк. Начарлыкка бирешмим, чөнки дөньям якты. Гаиләм – Индирам белән кызым –минем яшәү дәртем, таянычым. Мин алар өчен яшим. Хыялларым да аларга бәйләнгән. Мин хәзер, Рөс­тәм, сиңа бу әйбер кирәк, дип уйламыйм. Минем бө­тен теләгем “безгә кирәк” дип башлана. Бөтен кешегә дә шундый бә­хет телим.

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Бәйле