Иске Мөслимдә әтисе артыннан утка кергән ике яшьлек бала янып үлә

-- Лэйсирэ

Чиләбе өлкәсендәге Иске Мөслим авылында 18 августта бер йортта янгын чыккан. Бу турыда Чиләбе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алты кешедән торган гаилә бу йортны арендалап торган. Әниләре иртәнге алтыда эшкә киткән. Өйдә ата, яшь ярымлык, ике, биш, алты яшьлек дүрт бала калган.

Туганнары сүзе буенча, ике яшьлек кызлары моңарчы да берничә тапкыр шырпы белән уйнаган. Бу юлы фаҗига килеп чыккан. Янгын чыккан көнне кечкенә баланы әбисе карап торган, башкаларын караучы булмаган. Шул чакта ике яшьлек бала тагын шырпы белән уйнаган.

Олырак балалар әйткәнчә, ут капкач, алар тиз генә урамга чыгып киткән. Ләкин янгын чыгарган кечкенә кыз әтисенең өйдә булганын искә төшергән һәм аның артыннан утка кереп киткән. Якын-тирәдә бу баланы туктатыр кеше дә булмаган.

Янгын турында хәбәр коткаручыларга 8 сәгать 22 минутта килгән. Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә, йорт ныклап янган инде. Әтисен дә, 2 яшьлек кызын да коткара алмаганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: pixabay.com
intertat.tatar

Бәйле