Югалган 15 яшьлек Чаллы кызының кайдалыгы турында полициягә кем хәбәр итүе билгеле

-- Лэйсирэ

Чаллыда югалган 15 яшьлек кызны Санкт-Петербургта яшәп торган фатир хуҗасы хәбәреннән тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Эчке Эшләр министрлыгының Чаллы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин хәбәр итте.

Алдан кызның 11 июльдә югалуы турында хәбәр ителгән иде. Аның егете дә Чаллыдан булып чыккан. 26 яшьлек егет өеннән соңрак, 14 июльдә киткән. Яшь парны Санкт-Петербургның Адмиралтия районы полиция хезмәткәрләре тапкан. Алар Фонтан яр буе урамында яшәгән. Ачыкланганча, яшьләр яшәргә фатир алып торган хуҗабикәнең уяулыгы кызны табарга ярдәм иткән. Ул югалган кешеләр турындагы телетапшыру караган. Эчке Эшләр министрлыгының Чаллы идарәсенең балигъ булмаганнар бүлеге җитәкчесе Римма Искәндәрованың 15 яшьлек укучы кыз бала югалуы турындагы хәбәрендә фотографиясен күреп таныган. Бу хакта ул полициягә хәбәр иткән.

“Юлиянең әнисе шунда ук Санкт-Петербугка кызы янына юлга чыкты”, — диде Муллин.

Гаебен таныган егеткә 16 яше тулмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җинаять эше яный.

tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com

Бәйле