Илсөя Бәдретдинова янындагы стриптизер егетләр «Әбием күрмәсә ярар иде» ди [фото]

-- Лэйсирэ

Илсөя Бәдретдинованың җырлары башка татар җырчыларыныкыннан шактый аерыла. Аның һәр нәрсәдә үз стиле бар, шуңа күрә аудиториясе дә шундый киң һәм төрле. Илсөяне яшьләр дә, корсаклы абзыйлар да, олы яшьтәге әбиләр дә яратып тыңлый. Заманнан артта калмыйм дигән кебек, соңгы елларда ул җырларына видеоклиплар төшерә башлады. Соңгы, «Түзәрлек булсаң гына…» җырына төшерелгән клипны төшергәндә съемка мәйданында без дә булып кайттык.

Шуны әйтергә кирәк, 2014 елга кадәр Илсөя Бәдретдинованың бер генә клибы бар иде, ансы да чын клип түгел, күбрәк шаярып төшергән видеога охшаган иде. Якындагы берничә елда җырчының бер-бер артлы берничә клибы чыкты.

«Түзәрлек булсаң гына…» җырына төшерелгән клип якындагы берничә көндә экраннарга чыгарга тиеш. Җыр сүзләре авторы- Камил Сәгадәт, көй авторы Айдар Тимербаев.

Әлеге клипны төшерү өчен, Илсөя һәм аның командасына 2 съемка көне кирәк булды (әлбәттә, сценарий язу, мораль һәм физик яктан әзерләнүләрне санамасаң). Клип төшерелгән урын — Киров районындагы Изумрудное күле тирәсе.

Клип төшерәбез дигән көнне сәгать 6.50ләрдә Илсөянең өе янында очрашырга сөйләштек. Илсөя апа үзе макияж ясатырга киткән иде. Съемка урынына без берничә кеше кузгалдык. Юлда Илсөя дә үз машинасы белән безне куып җитте. Машинасыннан чыккач кына, аның йөзендәге гримны күрдек. Ул, битенә аклы-каралы сызыклар, күзләрен үзенчәлекле формалы итеп күрсәтүче макияж ясаткан һәм кызыл төстәге линза кигән иде. Машинасыннан бик яхшы кәеф белән, көлә-көлә төште.

«Монда килгәндә, бер-ике светофорда туктарга туры килде. Күршедә утыручы водительләр башта курыкты, аннан бик озак карап тордылар. Мине һәрвакытта да шулай йөри дип уйладылар ахрысы» — диде. Без көлешеп, фотога төшкән арада, клипта төшәчәк башка кешеләр дә килеп җитте.

Яңа килгән кешеләр яшь, чибәр, көчле, матур тәнле егетләр иде. Соңыннан алар белән аралашып, кайберенең фитнес тренер, кайберсенең, профессиональ стриптиз белән шөгыльләнүен белдек. Шөгыльләре күпмедер «тыйнаксызлык» таләп итсә дә, битләренә грим салганда һәм кием алыштырганда (киемнәре бик кызыклы иде, түбәндәге фотодан карагыз), җегетләр бер-берсеннән һәм үзләреннән үзләре оялып көлешеп, фотога төшеп, «боларны әбием күрмәсә ярар иде», — дип гөрләшеп алдылар. Егетләрнең күбесе — татар егетләре, Илсөянең җырларын белсәләр дә, яңа җырны әле ишетмәгән булып чыктылар. Бары тик нишләргә тиеш булганнарын һәм кемне уйныячакларын чамалыйлар иде.

Ә клипның сюжеты, мондыйрак булырга тиеш иде: Илсөя Бәдретдинованың герое — яшь ана бүре. Ул урманан йөри. Аңа төрле яктан төрле бүреләр һөҗүм итә. Алар аны качып булмаслык җиргә, кыяга кадәр куып килә. Эшләр харап булды дигәндә генә, карт, тормышның «ачысын да, төчесен дә» татып караган бүре килеп чыга. Ул Илсөя — бүрене коткара һәм яшь бүреләрне куып җибәрә. Азакта ике төп герой бергә кала.

Карт бүрене Камал театры актеры Минвәли Габдуллин уйный. Клипның режиссеры Лилия Кадырова, клип төшерү турында идея барлыкка килгәч тә, әлеге рольдә Минвәли абый булырга тиешлеген әйткән.

«Минвәли абыйның образы да шундыйрак. Клип төшерү турынла фикер тугач та, аны чакырырга уйлаган идек. Костюмын ачып күрсәткәч, мин күз алдына китергән белән туры килде. Моны яхшыга юрыйм».

Башка бүреләрдән аермалы буларак Минвәли абыйның костюмы Камал театрының легендар спектакле «Кара чикмән»нән иде. Актерны клип өчен бик озак гримировать иттеләр һәм кызыл төстәге линза кидерделәр. Минвәли абыйның эше күрәсең иң катлаулыларыннан булгандыр. Чөнки аңа эссе көнне, берничә кат мехлы, күн кием киеп, таулардан йөгереп йөрергә туры килде.

«Ярый, әйбәт кенә эшлибез. Бик әссе түгел, линза аркасында күзләр генә яшьләнә. Тирә-як начар күренә, алып куеп торып та булмый, чөнки грим бозылачак», — дип уртаклашты ул, хәлләрен сорашкач.

Илсөя Бәдретдиновага да әлеге клипны төшерү өчен шактый тир түгәргә туры килде. Ул яланаяк килеш комлы-ташлы урманнан йөгерде, кадр матуррак булсын өчен наратларга үрмәләде, җирдә аунады. Костюмының декоратив элементлары җилкәсен кычыттырып кырып бетерде. Ләкин, бернигә дә карамастан, ул рольдән чыкмады. Һәм беренче көнне иртәнге сәгать чидедән сәгать дүртләргә кадәр бер туктамыйча эшләде.

«Илсөя кебек һәрвакытта да экспирементларга әзер булган, тырыш кеше белән эшләү бик рәхәт. Кайбер җырчыларга берәр нинди гади булмаганрак, мәсәлән, минем үземә кызык булып тоелган әйбер тәкъдим итсәң, мин куркам дип тә әйтми, ой, безнең татар тамашачысына бу кирәк түгел дип акланалар. Ә нәрсә кирәк икәнен эшләп карамыйча каян беләсең?! Ә бу клип кызыклы булачак! Клипны караучылар, ай, мондыйны инде бер күргән идек дип әйтә алмаячак. Болар «запарились», кызык әйбер эшләгәннәр дип әйтүләрен теләп эшлибез» — дип сөйләде режиссер үз эше турында. Ул әлеге эшенә бик дәртләнеп тотынганы күренеп тора иде.

«Җырны әллә ничә мәртәбә тыңладым. Минем авылым 200 км ераклыкта урнашкан. Кайтканда 200 км кайтам, 200 км киләм. Соңгы кайтып килгәнемдә шуны гына тыңладым. Шул җыр белән яши башлыйсың, күзәнәкләреңә кадәр үтеп керә. Һәрбер вак детален күз алына китерә башлыйсың. Геройларның күз кабагы күтәрелгәнеңә кадәр уйланыла»

Клип төшерү эшенең ничек барганына якынча күз алдына китерәсездер. Башта, җырчының җырлаган урыннары төшерелә. Моның өчен колонка белән җыр куела, җырчы режиссер һәм оператор кушканча һәрәкәтләнеп колонкага — ягъни, үз җырына кушылып җырлый (видеомонтажда видеоны җырга туры китерү уңайлы булсын өчен бу). Аннан сюжет сызыгы төшерелә. Һәрбер сәхнә кимендә берничә мәтәбә, кайчакта 7-8 мәртәбә төшерелергә мөмкин. Аннан кирәккән сәхнәләрне өске камера — коптер белән төшерәләр.

Клипның ничек төшерелгәне ачыклангач, аның нәрсә турында буласын да ачыклап үтәсе килә. Чөнки сюжетны һәр кеше үзенчә аңлый ала. Илсөя үзенең җырының һәм килибының мәгънәсен безгә болайрак аңлатты:

«Клипта әйтәсе килгән сүз, хатын кызга яшьлек тә, чибәрлек тә, фигура да, пафос та кирәкми, хатын кызга терәк кирәк. Нинди генә горур һәм батыр булса да яклаучы кирәк. Ә бүреләр, чөнки бу этник яктан татарларга якын. Җырының яңгыравы да этник бит. Хәзер күңел бик тарта башлады этник стильгә. Әлбәттә, клипны күпчелек кеше аңламаска мөмкин, күрәсең шулай булыр да, ләкин мин күңел кушканны эшлим. Ә кемнең ничек аңлавы, ул инде башка мәсьәлә»

Ничек кенә булса да, клипның ТВга чыкканын җырчы сабырсызлык белән көтә һәм без дә аны тизрәк карарга телибез. Җырчыга һәм аның командасына уңышлар телибез!

Идел

Фотолар: Екатерина Кнопикова

Бәйле