Аксубайда ир белән хатыны дүрт инвалид бала счетыннан 1 млн сум алып туздыруда гаепләнә

-- Лэйсирэ

Татарстанның Аксубай районында уллыкка алган ата-аналар инвалид балалар счетыннан миллион сум алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерүчеләр 2008-2016 елларда Аксубай районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре 8 яшьтән алып 14 яшькәчә 4 инвалид баланың яшәү, тәрбияләнү шартларын һәм акчаларын тикшермәгән. Нәтиҗәдә уллыкка алган ата-ана алар счетыннан 1 миллион сум алганнар һәм үз кирәк-яракларына сарыф иткәннәр.

Бу факт буенча әлеге гаилә өчен җаваплы опека һәм попечительлек хезмәткәрләренә карата «Гамьсезлек» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, хокук бозу очрагы прокуратура гомумкүзәтчелек тикшерүләре үткәргәндә ачыклаган. Җыелган материал бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү комитетына тапшырылачак. «Балалар счетыннан акча алынганда, акча нәкъ алар өчен сарыф ителүен раслаучы документлар яки чеклар булырга тиеш. Алар опека органнарында юк. Шуңа күрә җинаять эше кузгатылган», – диде «Татар-информ»га үз чыганагы. «Хәзер уллыкка алган ата-анага карата тикшерү бара. Аннары җинаять эше кузгату яки кузгатмау турында карар кабул ителәчәк. Ата-аналар үзләре акчаны бары тик балалар өчен сарыф итүләрен раслый».

tatar-inform

Фото: архив

Бәйле