Әлмәттә исерек ир ике кешене үтереп кача [фото]

-- Лэйсирэ

Фаҗига Әлмәттә бүген иртән була, дип яза «Вести КАМАЗа». «ВАЗ-21099» белән идарә итүче 28 яшьлек исерек ир-ат машинасында зебра аша юл чыгып баручы ике кешене бәдереп, һәлакәт урыныннан кача. 

Әниле-кызлы алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирә.

Полиция урыннан качып киткән җинаятьчене тиз арада эзәрлекләп кулга ала. Тикшерү дәвам итә.

Фото: vk.com, МВД по РТ.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий