Татарстан дальнобойщигы юл һәлакәтендә могҗиза белән исән кала [фото]

-- Лэйсирэ

30 август Чиләбе өлкәсендә М-5 трассасының 1644 километрында куркыныч юл һәлакәте була. «Вести КАМАЗа» язуынча, 40 яшьлек «Freightliner» йөртүчесе югары тизлектә «Porsche Cayenne» һәм «МАN» машиналары белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә барлык машиналар да кюветка төшә, ә «Фредлайнер» әйләнеп капланып яна башлый.

40 яшьлек «Freightliner» йөртүчесе урында ук һәлак була. «МАN» машинасында булган Татарстан дальнобойщигы, кабинасына зур зыян килеп, үзе дә төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

Фото: УГИБДД по Челябинской области.

Бәйле