Помидор ашаган ирләр бу авырудан интекми

-- Лэйсирэ

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте авырулары, үт куыгында яки бөерләрендә таш булмаган кешеләр помидор белән дәвалана ала. Помидорны даими куллану аппендицитны булдырмый.

Америка галимнәре фикеренчә, помидорны еш ашаган ир-егетләр простата, яман шеш белән сирәк авырый.

Азканлылык. Көн саен 2-3 стакан помидор согы эчегез. Мондый эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан, тән андагы тимерне яхшырак үзләштерә.

Артык авырлык. Атнага 1-2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5-2 литр помидор согы эчегез һәм ашауны помидорлардан ясалган салаттан башлагыз.

Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез һәм, суын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз. Ул яраларны төзәтә. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшырып, авыртуы басылыр.

Организмны чистарту. Помидордагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит яки тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.

Картаймас өчен көнгә 1 стакан помидор согы эчегез, яки 1 тәлинкә салатын ашагыз.

Акчарлак

Бәйле