1 сентябрь көнне Менделеевск районында гадәттән тыш хәл була. ВАЗ-2114 йөртүчесе ЮХИДИ инспекторларының туктау турындагы әмеренә буйсынмыйча, тизлеген арттырып урыннан качмакчы була.
Йөртүченең бу сәер кыланмышын күреп, инспекторлар машинаны эзәрлекли башлый. Юл кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып качучы ВАЗ машинасы башкаларның гомеренә реаль куркыныч тудыруын күреп, аны куып килүче наряд башта бер тапкыр күккә, алай да туктамагач, арткы тәгәрмәченә өч тапкыр атып туктатырга мәҗбүр була.
Туктагач та машинадан төшеп, йөгереп качмакчы булган йөртүче Чаллыдан килгән 17 яшьлек яшүсмер булып чыга. Аның исерек булуы да билгеләп үтелә.
Полициянең дежур бүлегенә китерелгән егеткә карата җинаять эше ачылган. Тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе сайты.