Ләйсән Гыймаева үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра

-- Лэйсирэ

Танылган җырчы, шоумен Булат Бәйрәмовның тормыш иптәше Ләйсән Гыймаева үзе белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра. Бәлки нәкъ менә сез Казанның УНИКС сәхнәсендә популяр «Яшьлегем чишмәләре» җырын Ләйсән белән бергәләп җырларсыз? Моның өчен менә дигән форсат та бар!

Баксаң, быел «Яшьлегем чишмәләре» җыры чыкканга 15 ел икән. Беренче тапкыр Ләйсән Гыймаева бу җырны 2003нче елда башкарды, ул халык арасында бик тиз популярлашты, радио һәм телевидение хит-парадларының беренче урыннарыннан төшмәде. Шул унайдан популяр йолдыз флешмоб игълан итә. Бу хакта ул үз Инстаграмында язып чыккан.

«Әгәр сезнең арагызда бу җырны яратып башкаручылар булса, #яшьлегемчишмэлэре15 хештегы белән инстаграмга урнаштыра аласыз. Барлык башкаручыларны да мин инстаграм битемә урнаштырып барачакмын», дип яза Ләйсән.

Ә иң мөһиме: иң күп лайк җыйган катнашучы 27 октябрь көнне Казанның УНИКС залында узачак концертта катнашачак һәм Ләйсән Гыймаева белән бергәләп бу хитны башкарачак. Шулай булгач, бу форсатны кулыгыздан ычкындырмагыз, бәлки нәкъ менә сезгә уңыш елмаеп, баш күгегездә йолдыз кабыныр?!

Хэерле кон дусларым? «Яшьлегем чишмэлэрен» мин беренче тапкыр 2003 нче елда башкардым, хэм бу жырым халык арасында бик тиз популярлашты, радио- телевидение хит- парадларынын беренче урыннарыннан тошмэде. Э быел «Яшьлегем чишмэлэре» жыры чыкканга 15 ел. Шул унайдан без флешмоб игълан итэбез! Эгэр сезнен арагызда бу жырны яратып башкаручылар булса, #яшьлегемчишмэлэре15 хештегы белэн инстаграмга урнаштыра аласыз. Барлык башкаручыларны да мин инстаграм битемэ урнаштырып барачакмын. Э ин куп лайк жыйган жырчыны без 27 октябрь конне уникста булачак концертыбызда катнашырга чакырам. Бергэлэп рэхэтлэнеп сэхнэдэ бу жырны жырларбыз! Эйдэгез киттек? #лейсангимаева #хатынплюсир #яшьлегемчишмэлэре15 #татарэстрадасы #татарскаяэстрада #тмтв #татмузтв #тнв #тнвпланета #татаррадиосы #болгаррадиосы #кунелрадиосы

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Бәйле