Җиде балалы гаиләдә әнисе ике яшьлек сабыен үлемнән коткара алмый

-- Лэйсирэ

Ульяновск өлкәсе Николаевский районы прокуратурасы ике яшьлек баланың юынтык су ага торган чокырда батып үлүе буенча тикшерү оештырган. Нәни малай җиде балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне аны әнисе караган.

2 сентябрьдә кичке алтынчы яртыда фаҗига килеп чыккан. Бала бераз югалып торгач, әнисе аны эзли башлаган. Хатын баласын юынтык су чокрында табып алган, тартып чыгарган, ләкин бала инде үлгән булган.

Юынтык су чокыры өй тирәсендә генә казылган. Аның капкачы да, биге дә булмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, бу гаилә яхшылар исәбендә торган, әтиләре ерак рейсларга йөреп машинада эшләгән. Хәзерге вакытта прокуратура бала үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклый.

intertat

Фото: https://pixabay.com

Бәйле