Юлда өч машина бәрелешеп, биш кеше, шул исәптән балалар үлә [видео]

-- Лэйсирэ

1 сентябрь Самара өлкәсендәге Исаклинский районында М5 “Урал” федераль трассасында куркыныч юл һәлакәте булган. “Тойота” автомобилен йөртүче идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан. Ул каршыдан килүче “Вольво” фурасына бәрелүдән кача алмаган. Бәрелгәннән соң, “Тойота” машинасы кырыйга киткән, аңа “Митсубици” машинасы килеп бәрелгән. Шуларга тагын бер “Тойота” килеп кергән.

“Митсубици” машинасыннан бу фаҗигане видеога төшереп барганнар.

Җирле матбугат чаралары төбәктәге Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, биш кеше һәлак булган. Каршыга чыккан машинадагы 52 яшьлек ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз, 14 яшьлек малай, 14 һәм 7 яшьлек ике кызлар урында үлгән.

Моннан тыш, йөк машинасы белән идарә иткән кешене, тагын бер машина йөртүчене дә хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр сәбәпләрен ачыклый.

intertat.tatar

Бәйле