- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
1 сентябрь көнне Сочидагы Хоста станциясендә гадәттән тыш хәл булган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». «Саратов — Адлер» поездының хәрәкәт итү уңаена Татарстаннан булган пассажир хатын-кыз вагоннан сикереп төшкән.
Бу хәл артыннан ук проводник вагоннан аның багажын да ыргыта.
Хатын-кызның бетонга бәрелеп, башы җәрәхәтләнүе билгеле. Аны Сочиның бер хастаханәсенә озатканнар. Тимер юл транспорты полициясе бу вакыйганың барлык тулы сәбәпләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрә.