Татарстаннан булган хатын-кыз бара торган поезддан сикерә [видео]

-- Лэйсирэ

1 сентябрь көнне Сочидагы Хоста станциясендә гадәттән тыш хәл булган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». «Саратов — Адлер» поездының хәрәкәт итү уңаена Татарстаннан булган пассажир хатын-кыз вагоннан сикереп төшкән.

Бу хәл артыннан ук проводник вагоннан аның багажын да ыргыта.

Хатын-кызның бетонга бәрелеп, башы җәрәхәтләнүе билгеле. Аны Сочиның бер хастаханәсенә озатканнар. Тимер юл транспорты полициясе бу вакыйганың барлык тулы сәбәпләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәрә.

Бәйле