Казанда ОМОНчы сөйгән кызын тәрәзәдән ыргыта

-- Лэйсирэ

1 сентябрь Казанда күпкатлы йорт подъезды түбәсендә ятучы 21 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап булалар, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». Урынга килгән полиция хезмәткәрләре мәрхүмәнең 6нчы каттагы фатир тәрәзәсеннән төшеп һәлак булуын ачыклый.

Анда ул Марат исемле 27 яшьлек Росгвардия ОМОНчысы белән яшәгән. Исерек ир-егет көнләшү аркасында туган талаш вакытында сөйгән кызының тәрәзәдән үзе егылып төшкәнлеген әйтә.

Ләкин Life.ru язуынча, соңрак ул үз гаебен таный һәм кызны этеп төшерүен белдерә. Тикшерү дәвам итә.

Фото: vk.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий