Актанышта хастаханәгә салынган балалар саны егермегә җитте

-- Лэйсирэ

Актанышта хастаханәгә салынган балалар саны егермегә җиткән. Алдан «Татар-информ» үз чыганагына сылтама белән, 16 укучыны хастаханәгә салганнар дип хәбәр иткән иде.

Хәзер Актаныш Үзәк район хастаханәсендә 1-6 сыйныф укучылары ята. Өч укучының хәле уртача авырлыкта булуы, калганнары җиңелчә зыян күрүе турында билгеле. Район хастаханәсе педиатрлары иртәдән бирле мәктәптә калган укучыларны тикшерәләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га Актаныш Үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга кирәкле квалификацияле ярдәм күрсәтәләр, дип сөйләделәр.

tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com

Бәйле