Илсөярнең иң бәхетле чагы – аларның озакламый балалары туачак. Йә Ходаем, ничек көтте ул бу мизгелләрне! Кияүгә чыкканнан бирле иң зур хыялы иде иренә охшаган бәләкәч алып кайту. Тик бу бәхет нигәдер көттереп килде шул аларга.
Биш ел буена күренмәгән табибы, укылмаган догасы калмагандыр. Инде ире белән дә аралары суына кебек. Ришат эшеннән соңарып кайта, ялларын дуслары белән үткәрә башлаган иде. Илсөяр моны балалары булмаудан күрде. Шуңа күрә дә көн саен елый-елый Ходайдан бала сорады. Һәм менә теләкләре кабул булды – аларның кызлары туачак!
Бу хәбәргә иң нык сөенгән кеше, мөгаен, Илсөярнең әнисе Сәвия ханым булгандыр. Кызы шәһәрнең икенче башында яшәвенә карамастан, көн саен килеп хәлен белә. Әниле-кызлы сәгатьләр буе туачак бала хакында сөйләшеп, хыялланып утыралар. Иреннән яшьли тол калып, берүзе үстерде әнисе Илсөярне, бөтен тормышын кызына багышлады. Инде, Алла теләсә, оныгы да туачак…
Ниһаять, көтелгән көн килеп җитте. Илсөярне балалар тудыру йортына илттеләр.
…Бик авырлык белән тудырды кызын Илсөяр. Тугач та нарасыен кочагына алып сөяргә дә бирмәделәр. Тиз генә күрсәтеп алдылар да, каядыр алып чыгып киттеләр. Баласын имезергә алып килерләр дип көтте хатын. Тик юкка… Шактый вакыт узганнан соң, ниһаять, Илсөяр янына керде табиб. Аның йөзе җитди иде:
– Сезгә ничек дип әйтергә дә белмим инде… Балагыз авыру булып туды… Аның кайчан да булса үз аяклары белән йөреп китәсе дә шикле. Әлегә реанимация бүлегендә ята, соңрак аны махсус хастаханәгә күчерәчәкләр. Ирегез белән сөйләштек. Ул балагызны монда калдырып чыгуыгызны тели… Уйлагыз, бәлки шулай яхшырактыр… Уйлагыз… – диде дә, төсе качкан Илсөярнең үзен генә калдырып чыгып та китте.
Хатын мендәренә капланып, бик озак үкседе. Үзен юатырга, тынычландырырга теләгән палатадагы хатыннарга борылып та карамады. Аптырагач, шәфкать туташын чакырдылар.
Тынычландыргыч уколдан соң гына Илсөяр йоклап китте.
Ничек итсә итте, тәмле теле белән ышандыра алды хатынын Ришат, авыру баланы калдырып чыгарга күндерде. Илсөяр әнисенә бу хәбәрне әйткәч, мескен ана авып китә язды. Ничек инде?.. Газиз балаңны?.. Чит-ятлар арасында ул бала ничек терелсен?.. “Кызым, ирең теләми икән, икәү үстерербез! Ялгышма, балам!» – дип ялварды ул кызына. Тик Илсөяр аның сүзләрен ишетмәде дә кебек. Еш ясалган уколлардан соң ул үзен томан эчендәгедәй хис итә иде. Аңа ниндидер кәгазьләргә кул куйдырдылар. Хатын аларны укып та тормады…
Бала табу йортыннан чыккач, Илсөяр өчен газаплы көннәр, йокысыз төннәр башланды. Көннәрен үзен кая куярга белмичә интегеп үткәрде, нәрсәгә тотынса да, кулыннан эш килмәде. Ә төннәрен колагына бала елаган тавыш ишетелеп, сискәнеп уяна иде.
Әнисе көн саен кызы янында булырга тырышты. Аның рухи халәте өчен бик кайгыра иде ул. Җитмәсә, кияве дә хатынын бар дип белми, төрле сәбәп табып, өйдән чыгып китү җаен гына карый. Барысыннан да бигрәк оныгы өчен кайгыра иде Сәвия ханым. Нишләп ята икән бичара сабый берүзе ят кешеләр арасында…
Шундый күңелсез уйлар белән кайтып барганда коляска тартып баручы олы гына яшьтәге бер хатын-кызны очратты ул. Гарипләр арбасы иде ул, ә арбада – тугыз-ун яшьләр тирәсендәге бала. Әбисе малайны тартып килде дә, якындагы утыргычка килеп утырды. Көлешә-көлешә ни турындадыр сөйләшә башладылар, гүя яннарында йөргән йөзәрләгән кешеләрне күрмиләр дә! Ә ничек яратып карый малай әбисенә!
Аларга карап, озак сокланып утырды Сәвия ханым. Ә кайтырга кузгалганда ул инде төпле бер фикергә килгән иде – үзе алып үстерәчәк оныгын! Пенсия яшендә булса да, әлегә көч-куәте бар. Ничек тә тырышыр, кеше итәр балакайны!
Икенче көнне әлеге хәбәрне җиткерер өчен кызы янына юл тотты ул. Тик Илсөяр әлеге фикерне куәтләмәде. “Кайчан ирең ни әйтер дип калтырап торудан туктарсың икән? Ришат әйтәсен әйтте бит инде! Үзем үстерәм дим бит!!!” Ярсудан Сәвия ханым әкрен генә сөйләшүдән кычкыруга күчүен сизми дә калды.
Тамак кырган тавышка борылып караса, ишек төбендә ачудан йөзе кара коелган кияве басып тора иде:
– Әби, син кайчан безнең тормышка кысылып йөрүдән туктарсың икән? Безне дә, баланы да тынычлыкта калдыр! Кызыңны миңа каршы котыртып йөрисең икән, безгә юлны оныт!
Сәвия яклау көтеп кызына карады. Тик Илсөяр гаепле кеше сыман карашын аска төшерде: “Әни, чынлап та… без үзебез хәл итәрбез. Син ул турыда башка сүз кузгатма инде…”
Сәвия чыгып китте. Шул китүдән башка бу фатирга аяк басмады.
Озакка сузмыйча документлар артыннан йөрергә тотынды. Күп тә үтмәде, баланы үзенә алып кайтты һәм баш-аягы белән бәби карау мәшәкатьләренә чумды. Алия дип исем кушты ул оныгына. Барлык көчен сабыйны аякка бастыруга юнәлтте. Әзрәк җыеп барган акчалары бар иде, балага яхшы массажист тапты. Башкаладагы профессорга кадәр алып барды. Тырышуы бушка китмәде, баланың терелүенә өмет уянды.
Ә Илсөяр үзен кая куярга белмичә, көннәрен буш фатирда әрле- бирле йөреп үткәрде, үзенә урын тапмады. Ришат та өйдә бик сирәк була, булса да, Илсөярнең зарларын тыңларга теләми, вакытын телевизор каршында йә интернетта уздыра. Илсөяр әллә бар аңа, әллә юк… Ник бу кадәр читләште соң аннан ире? Илсөяр бит аның хакына барын да эшләде. Хәтта газиз баласыннан баш тартты!
Беркөнне ире юыну бүлмәсенә кереп киткәч, аның телефоны шалтырады. Ришатның телефонында беркайчан актарынганы булмаса да, Илсөяр, бәлки эшеннән шалтыраталардыр дип, төймәгә басты. Аның “алло” дигәнен дә көтмәстән, трубкада ягымлы хатын-кыз тавышы яңгырады: “Матурым, бүген күрешәбезме?” “Сез кем?” – дип сорады Илсөяр аптырап. Телефонны тиз генә куйдылар.
Ришат юынып чыкканда Илсөяр мендәргә капланып үкси иде.
– Кем алырга кушты сиңа минем телефонны? – дип ачу белән җикеренде Ришат хатынына. – Берәрсе ялгышып шалтыраткандыр! Әллә нәрсәләр уйлап чыгырасың…
Каян тәвәккәллек килгәндер, икенче көнне Илсөяр иренең эштән чыкканын сагалап торырга булды. Көндез үк шалтыратып, соңга кадәр эшләячәген әйтеп куйган ире нәкъ сәгать биштә чыгып бара иде. Үзе генә түгел, ниндидер хатын-кыз белән. Көлешә-көлешә Ришатның машинасына утырдылар да, китеп тә бардылар.
Инде бар да аңлашылды… Илсөяр өенә кайтты да, ашыга-ашыга әйберләрен җыя башлады. Туп-туры әнисе өенә юл тотты хатын. Ничек тә кичерер әле. Тезләнеп гафу үтенер Илсөяр, әнисеннән башка бер генә дә якын кешесе юк бит аның.
Сәвия ханым мәш килеп бала киемнәре юып йөри иде. Сумкалар күтәреп килеп кергән кызын күргәч, әллә ни гаҗәпләнмәде. Әниле-кызлы кочаклашып елашып алдылар. Тик бу кайгылы күз яшьләре түгел иде инде…
Илсөяр йоклап яткан кызын күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Иң бәхетле минутлар иде бу…
Алга таба тормыш әкрен генә үз җаена дәвам итте. Илсөяр эшкә чыкты. Баланы дәваларга акча кирәк иде. Шунда очратты да инде булачак ире Илнурны. Озакка сузмыйча өйләнешеп тә куйдылар. Алияне үз баласы кебек кабул итте ир. Тырышлыклары бушка китмәде, кызчык тулысынча сәламәтләнеп, яшьтәшләре белән беренче сыйныфка укырга керде.
Ришат та үзе теләгән тормыш белән яшәде. Илсөяр киткәч, озакламый сөяркәсенә өйләнде. Хатыны шулай сүзсез генә чыгып китәр дип уйламаган иде ул.
…Балалары булмады аларның. Ришат соңлап булса да хатасын аңлады, кызы белән күрешер юллар эзли башлады. Беркөнне ул очраклы рәвештә генә Илсөярне очратты. Хатын алты-җиде яшьлек кызчыкны җитәкләгән иде. Аңа бер күз салу белән үк шиге калмады Ришатның – кызчык ике тамчы су кебек үзенә охшаган иде.
Ир, бөтен кыюлыгын җыеп, алар янына атлады:
– Илсөяр, исәнме! Кызым, нинди зур үскәнсең инде… Багалмам, мин бит синең әтиең…
Кызчык беравык аптырап карап торды да, энҗе тешләрен ялтыратып көлеп җибәрде.
– Әнием, бу абый мине кызы белән бутаган ахры. Абый, минем үз әтием бар, Илнур исемле. Ул хәзер эштә. Ә кичен ул миңа зур курчак алып кайтачак. Син, абый, тизрәк үз кызыңны эзләп тап инде… адашмасын тагын…
Илсөяр кызын җитәкләп алды да, үз юлы белән атлады.
– Әйе шул, кызым, бу абый ялгышкан. Безнең үз әтиебез бар!
Ришат элеккеге хатыны белән кызын күздән югалганчы карашы белән озатып калды. Соңлады шул, бик нык соңлады…
Лилия Закирова, Акчарлак
Фото: архив