ТНВда Гөлназ Сәфәрова белән эшләүче Илназ Кадыйров: Җаным әрни, кабул итә алмыйм

-- Лэйсирэ

Гөлназ Сәфәрова белән чыгып килүче ТНВ каналында «Мин» телетапшыруының чәчтарашы Илназ Кадыйров Казанда 3 яшьлек улын татар бакчасына бирә алмавына борчылып зур гына пост язган. Аны сезнең игътибарыгызга үзгәртмичә бирергә булдык:

«Улыма 3 яшьинде июльдә үк тулды. «Балакай» татар балалары бакчасына өч ел чират торып та эләгә алмадык. Чөнки теләүчеләр бик күп. Татарлыгыңны саклап калам дисәң кыенлыклар белән еш очрашасың икән. Татар бакчасын көндез дә эзләсәң юк, төнлә эзләсәң дә юк. Чын татар кешесе ничек тибелгән дә, хур булып кимсетелгән дә.

Минем улымның теле бик иртә ачылды. 2 яшьтә шигырьле әлифба китабының яртысын яттан белә иде инде. Һәр көн йоклатканда шул бер сүзләрне көйгә сала идем. Аның күңеленә сеңдереп ятуын күз алдыма да китермәдем. Ә урыс телен мультфильмнар карап өйрәнде. Чөнки ютуб каналында ниндәләрен генә тапмассың. Кызганыч, татарныкы бармак белән генә санарлык. Бүген, улым ике телдә дә шартлаттырып сөйләшә.

Мин кечкенә улым белән нык шөгылләнәм. Үз телебезнең бөтен матурлыгын, камиллеген, төзеклеген сеңдерәм, өйрәтәм. Олыгая төшкәч әти кешенең баласына хисләре көчәя икән. Урамга уйнарга чыккач та, тирә-юньдәге бала-чагаларга, әти-әниләргә игътибарсыз калмыйм. Миңа ошамасалар якында урнашкан мөлаем мәчетебезнең мәйданчыгына китәбез.

Ә беренче улым туганда әле яшь идем, юләр идем. Һәм аңа караш башкачарак булды. Үкенеп тә куям. Барысын да вакыт белән генә аңлыйсың шул. Тәрбияне башкачарак бирер идем, бары татар бакчасына гына ышанып тапшырыр идем. Хәзер туган телен аңласа да, сөйләшү теле гел урыс теле. Шуңа җаным әрни, кабул итә алмыйм.

Өметемне кечкенә улыма багышлыйм. Аның, әтием, кадерлем, исән-сау бул, диюеннән эрим дә китәм. Татар теленә генә хас әллә-нинди бормалыклар белән сөйләп җибәргәндә, кемнән ишетте икән диеп аптырап, шатланып куям. Ул минем бик тә ягымлы, тәрбияле, назлы. Мондый баланы теләсә кем кулына тапшыраммы соң?! Аллаһым сакласын!!!

Мин, гомумән, дөреслек яклы. Алдау-сылтауларга күз йома алмыйм. Бездә менә, галочка өчен генә эшләргә күнеккәннәр. Нәкъ шуңа да, бүген татар телебез түбән дәрәҗәдә калды. Татар теле укытучыларының байтагы галочка, акча өчен генә укытты, аларга сыйфат, нәтиҗә мөһим түгел иде. Җитәкчеләребез дә моңа күз йомып, татар телен ничек үстерү, ничек кулланышка кертү, ничек кызыклы итү ягын уйламады да, белмәде дә.

Беркөн, хатыным олы улым йөргән 311 бакчага шалтыратып татар төркеме турында белешкән икән. Андагы хәлләрне белгәнгә, мин шалтыратып та тормыйм, борылып та карамыйм. Мөдире бездә татар төркеме бар, әмма аралашу гаять урыс телендә генә. Татар теле кирәк булса, татар бакчасына барыгыз, дип җавап биргән. Җыелыш вакытында, татар төркемен сайлап килгән әни кешенең, минем балам урыс телен начар белә, көн буе су эчәсе килеп йөргән, сораган, әмма аңлаучы булмаган, дигән сүзенә, бу урыс бакчасы, татар теле кирәк булса, татар бакчасына барыгыз, дип җавап бирде. Һәм горурланып, татар төркемен ябып, аның урынына медицина бүлмәсе ачтык, дип сөйләүләре дә исемдә. Ә бит аның кебекләр бик күп. Мондый күренешләргә тыныч кына карый алмыйм мин. Татар булып каласың килсә озын-озак киләсе елның язын көтәргә кала инде.»

Бәйле