Дилә Нигъмәтуллина «фифа»га әйләнгән диләр… Дөресме?

-- Гузель

Татар эстрада җырчысы Дилә Нигъмәтуллина үзенең Инстаграм битендә күңелендә булган борчулары белән бүлешә. Тынычсызлыкның сәбәбе аңа дип җибәрелгән хатта икән.

«Миңа күптән түгел директка бер хат килде… Эчтәлеге болайрак иде: «Мин элек шундый ярата идем сезне. Бер тапкыр сезне очраттым да, фотога төшергә дип, яныгызга килдем. Ә сез үтеп киттегез. Имеш вакытыгыз юк дип. Даже не посмотрели в мою сторону. Такая вся «фифа». У меня все сразу упало, всю ночь уснуть не могла. Такое разочарование… Давно уже хотела вам это написать, уже год хожу с этим грузом…», дип яза.

Хәвефләнгән җырчы бу хатка карата үзенең уй-фикерләре белән дә уртаклаша. «Бу сүзләрне укыгач, бу кеше мине берәрсе белән бутыйдыр, точно минем турында түгел. Мин һәрвакыт бар кешегә дә игътибар итәргә тырышам бит. Яисә просто берәр приколдыр дип уйладым. Вообщем, озак языштык без аның белән. Мин дөресен әйткәндә, бу хәлне тәки искә төшерә амадым. Әмма иң мөһиме, без бер-беребезне аңладык. Ачуы да бетте, Аллага шөкер. Күңелдә дә шуннан соң рәхәт булып китте! Нигә бер ел йөргәндер әйтә алмыйча?», ди Дилә.

Инстадусларына мөрәҗәгать итеп: «Ни диясе идем… Дуслар, бер-беребез белән дөрес әңгәмә корып яшик! Кеше арасына аңлашылмаучанлыклар, күп очракта әйтелеп бетелмәгән сүзләр аркасында барлыкка килә ул», диеп киңәш бирә.

 

 

Бәйле