Татарстаннан Малахов тапшыруында катнашкан 78 яшьлек пенсионер ханым авариягә эләгә

-- Гузель

Әле июль аенда гына машина йөртү таныклыгы алган Яшел Үзәндә яшәүче 78 яшьлек Мария Зеленкина турында бөтен Рәсәй ишеткән иде. Ник дигәндә, аны махсус Андрей Малахов үзенең «Привет, Андрей» тапшыруына чакырды. Ләкин пенсионер ханым инде беренче юл һәлакәтенә дә эләгеп өлгергән икән. 

Бу хәл 12 сентябрь Яшел Үзәннең Ленин урамында 38 йорт каршында була. Мария ханым зебра алдында светофорның кызыл тамгасы янганда тиеш булганча туктап тора һәм машина шул вакыт сүнә дә. Пенсионер апа машинасын кабызып маташкан мәлдә, ул артка таба тәгәрәп китеп, «ГАЗель»га килеп бәрелә. Юл һәлакәтендә зарар алган кеше юк ди.

Бу очрактан соң, пенсионер ханымга, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылмаган дип саналып, карар чыгарылмый.

Язма һәм фото чыганагы: "Казань Онлайн"

Бәйле