Илүзә Нигъмәтуллина Элвин Грейга алданып, Татар малаена кияүгә чыгу тарихын ачты

-- Гузель

Беренче татар видеоблогеры Ринат Галиәхмәтовның сөйгән яры Илүзәгә Elvin Grey концертында тәкъдим ясаган мәхәббәт тарихын барыбыз да ишетеп беләбез. Кәләш шул истәлекле вакыйгадан видео да урнаштырган иде. Яшь парга бәхет теләүчеләр арасында тел-теш тидерүчеләр дә, шөбһә белән язучылар да булган икән. Хәзер инде кавышлашып, матур тормыш корып килсәләр дә, Илүзә Нигъмәтуллина шул хәлләрне искә алып, Инстадуслары белән бүлешә.

«Мин шушы видеоны куйгач, күп кеше язды һәм үземә дә әйттеләр: «Синең шатлык тойгыларың кая соң? Кеше өчен уйнадыгыз! Яратмыйча, «әйе» дип әйттең!», дип. Юк, дөрес түгел. Минем эмоцияләр үз эчемдә, аны әйтеп тә, күрсәтеп тә булмый. Шатландым, кеше өчен уйнамадык, яратам! 27 ноябрь концертка килдек, Ринат әйтә: «Мин сәхнә артына, төшерәм», ди. Мин урыныма утырдым. Аннары «матурым» миңа сообщения яза: «Дөрес утырдыңмы? 27 урынмы?», дип.

Мин инде «әйе» дип, берни уйламыйча җавап бирдем. Концерт бара. Elvin Grey чабып чыга да:»Без «ВКонтакте» бер уен уйнаттык, хәзер җинүчесен билгелибез», ди. Билетны тартып чыгарды да, бу партер 5 рәт, мин әйтәм: «Ооо, кемдер безнең арадан». «Һәәәәм 27 урын», ди. Артыма борылып карыйм әле. Мин в шоке, мин бит беркайда да катнашмадым. Чыктым да, минем исемемне сорады. Аннары: «Хәзер сезнең бүләгегезне алып чыгам!» дип, кереп качты. Һәм инде минем матурым @tatar__malay чыкты. Исегездә булса, бу видеоны керткән идек!», дип яза Илүзә күңелгә уелып калган минутларын искә алып.

Фото Илүзә Нигъмәтуллинаның Инстаграмыннан алынды

Бәйле