Дүртенче баласын көтүче Лилия Муллагалиева һәрдаим кафега кереп нәрсә ашый?

-- Гузель
Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче баласын көтә. Җырчының йөклелек чоры яхшы уза, гел хәрәкәттә. Соңгы вакытта чөгендер ашы (борщ) ашый башлаган ул.
— Ильяска йөкле булганда кырык карта ашыйсым килде. Түзә алмый идем, шуның кадәр нык ашыйсым килде. Апас ягыннан гаилә дусларым атның кырык картасын алып килде. Шунда ук өйдә пешерергә куйдым, эчәге исе бөтен якка таралды. Хәтеремдә, өстендәге күбекләрен дә алмыйча һәм кайнап чыгар-чыкмас килеш ашадым. Аллаһыга мең шөкер, бернәрсә дә булмады тагын.
Хәзер гел чөгендер ашы ашыйм. Кайвакыт өйгә вакытында кайтып кереп булмый, балаларны тренировкалардан алган чаклар да була. Мәктәп янында мин һәрдаим кереп ашый торган кафе бар, анда мине борщ пешереп көтеп торалар. Бер ай буе мине борщ белән сыйлыйлар инде. Беркөнне өйдә бер кострюль борщ пешердем, бер үзем ашап бетердем. Хәзер сезнең белән сөйләшәм, шул вакытта да авызымнан сулар килә. Әлеге ашны көн дә качырып кына пешерәм. Кайчаннан бирле ашыйм, һич туя алмыйм. Апаларым: “Лилия, баланың тәнендә кызыл тап була күрмәсен” – диләр. Нишләтәсең, йөкле хатыннарның шулай булып ала инде, — диде җырчы.
Чыганак: "Интертат.Татар"

Фото Лилия Муллагалиеваның Инстаграмыннан алынды

Бәйле