Машинаны урлый да, шул ук көнне үлә дә… [юл һәлакәте]

-- Гузель

18 сентябрь Казанның Клара Цеткин урамында якынча иртәнге биштә Mercedes G-Class (Gelandewagen) машина йөртүче тимер юл күперенең ныгытылмасына бәрелеп, шунда ук вафат була. Машина йөртүченең зур тизлектә барганлыгы ачыклана.

Бу юл һәлакәтен күргән кешеләр җәфа чиккән Gelandewagen йөртүчесенә ярдәм итәргә ашыгалар. Ләкин ул исән калмый.

Вафат булган ир-атның төнлә машинаны урлап китүе ачыкланган. Машина йөртүче 30-40 яшьләрдә була. Ул куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгәнлектән зыян күрә.

Чыганак һәм фото: ProKazan.ru

Бәйле