Татарстанда зебрадан ике баласы белән чыгучы ханымны таптаталар [коточкыч хәл]

-- Гузель

17 сентябрьда Чаллыда Toyota Corolla машинасы ике баласы белән зебрадан чыгучы хатын-кызга юл бирми.

Кичке сигезенче яртыда Раскольников урамының 36нчы мәхәлләдә 37 яшьлек хатын-кыз 10 яшьлек улы һәм 2 яшьтәге баласын күтәргән килеш юлдан чыгып бара. Машина йөртүче зебра булуына карамастан, хатын-кызга юл бирми һәм таптатып китә.

Нәтиҗәдә, хатын-кызны һәм олы малаен төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар. Кечкенә баласына ярдәм кирәкмәгәнлеге ачыклана.

Чыганак: ProGorodChelny

Фото: pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий